Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепьядагы “Наз” үзәгенә багышлана

Әлеге шигъри юлларны район пенсионерларын тернәкләндерүгә зур өлеш керткән, олы хөрмәткә лаек булган Тәнзилә Салих кызы Зәкиева җитәкләгән Чепьядагы "Наз" төркеменә багышлыйм.

Сагындырган сезнең яклар,
Юксындырган "Наз"ның дәвасы.
Безнең өчен кирәк булган
Чиста монда, сулар һавасы.

Таныш тавыш, нурлы караш.
Елмаеп сәлам бирәләр.
Документны бергә тутырып,
"Хуш киләсең, әйдә!", дияләр.

Кеше килә дәва эзләп,
Еракларга китсен даныгыз.
Ә сез һаман уңган, гүзәл!
Күңелләрдә шулай калыгыз.

Кемдер инде язны көтә,
Чәчәк аткач алма-чияләр.
Фәрештәләр чәчәк кебек
Ап-ак халат өскә кияләр.

Киткән чакта, "Тагын кил", дип,
Озатып кала кунак өебез.
Гармуннарда уйныйк әле,
Яңгырасын моңлы көебез.

Ә кичләрен бергә җырлыйк әле,
Яшьлектә калган җырларны.
Йөрәкләрдән чыккан безнең моңнар
Урап кайтсын басу-кырларны.

Уйна, гармун, әйдә, өздер әле.
Күңелебез моңга сусаган.
Сүзләрен дә инде онытабыз,
Хәтерләрнең җебе бушаган.

Мөмкин булса, ел да килербез.
Тыныч торсын Туган илебез.
Рәхмәт яусын гөлләр булып,
Чәчәк атсын "Наз"лы җиребез.

Иң изге теләкләр белән Фоат Габделхаков, Көек авылы.

Фото: svetmaiaka.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250