Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Догалар укый әбием

Догалар укый әбием, теләкләр тели безгә. Аның теләкләре җитә безнең һәрберебезгә. Догалары әбиемнең иман өсти күңелгә. Изге сүзләр шәфкать бирә башлаган һәрбер эшкә. "Бисмиллаһ" белән башлана әбием догалары. Ул теләгәч алдан беләм бар эшнең уңачагын. Биш вакыт намазын укый, 90 яшькә җитсә дә, Аның белән күңелле - гаиләбез тулган чагы....

Догалар укый әбием, теләкләр тели безгә.
Аның теләкләре җитә безнең һәрберебезгә.
Догалары әбиемнең иман өсти күңелгә.
Изге сүзләр шәфкать бирә башлаган һәрбер эшкә.
"Бисмиллаһ" белән башлана әбием догалары.
Ул теләгәч алдан беләм бар эшнең уңачагын.
Биш вакыт намазын укый, 90 яшькә җитсә дә,
Аның белән күңелле - гаиләбез тулган чагы.        
Өебезнең  иң түрендә иң кадерле кеше ул.
Яхшылыкта, матурлыкта безгә һәрчак үрнәк ул.
Әбекәем, бәйрәмнәрдә, түрдә булсын урының.
Тынычлыкта, иминлектә үтсен синең гомерең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250