Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшәгез табынып Анага!

Авызлар пешсә дә, Кәефләр төшсә дә, Күрсәтә күрмәгез анага! Китмәгез кабынып, Яшәгез табынып, Табынган шикелле Аллага. Ярдәмне кылыгыз, Ягымлы булыгыз, Аналар йөрәген саклагыз. Дөньяның малына, Байлыкның барына Аларның хисләрен сатмагыз. Кылсагыз рәхимлек - Алырсыз бәхиллек. Бәхиллек - байлыкның зурысы. Анадан ризалык - Сираттан узарлык Оҗмахка юлларның турысы. Җирдә ятмаячак, Үзеңә...

Авызлар пешсә дә,
Кәефләр төшсә дә,
Күрсәтә күрмәгез анага!
Китмәгез кабынып,
Яшәгез табынып,
Табынган шикелле Аллага.

Ярдәмне кылыгыз,
Ягымлы булыгыз,
Аналар йөрәген саклагыз.
Дөньяның малына,
Байлыкның барына
Аларның хисләрен сатмагыз.

Кылсагыз рәхимлек -
Алырсыз бәхиллек.
Бәхиллек - байлыкның зурысы.
Анадан ризалык -
Сираттан узарлык
Оҗмахка юлларның турысы.

Җирдә ятмаячак,
Үзеңә кайтачак
Анага күрсәткән изгелек.
Соңларга тырышма,
Бирелеп тормышка,
Онытма: гомер бер мизгеллек!

Аналар йөрәге
Белә ни кирәген,
Баланың күзеннән аңлыйлар.
Уйлары изгедән,
Анадан кем бизгән?
Дөньяда яшәмәс андыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250