Катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
20 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшче яшьләрнең XI еллык ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты булды.
Районыбыз вәкилләре берьюлы 4 призлы урын яулады.
«Айтайфи» вокаль коллективы «Музыка» номинациясендә татар, удмурт һәм керәшен җырларының попурриларын башкарып, икенче урынга лаек булды. «Хореография» номинациясендә удмурт халык биюе белән бию дуэты да икенче урынны яулады. Рус халык биюен башкарган Квартет - өченче, ә татар халык биюе белән хореография ансамбле икенче урынга лаек булды.
Катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Нет комментариев