Артистларның осталыкларына бик сокландык. Һәрбарчасына эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телибез
Сизнер авылында Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче автоклуб, Урта Көшкәт һәм Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйганнар.
Тамашачы бик канәгать калган.
«Авылыбызда клуб булса да, ул эшләми. Шушы көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов безгә зур бүләк ясады, моның өчен аңа аерым рәхмәт. Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче автоклуб, Урта Көшкәт һәм Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре Сизнерга килеп бик матур, эчтәлекле концерт куйды. Артистларның осталыкларына бик сокландык. Һәрбарчасына эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телибез», дип шалтыраталар Сизнер авылыннан.
Нет комментариев