Сосна авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләренә Экология һәм табигатьне саклау Министрлыгының Дипломы һәм мәдәният йорты өчен кыйммәтле микрофон тапшырылды
Эшләсәң эшнең әҗере була, диләр. Сосна авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бергәләшеп Сосна авылы сусаклагычының тирә-ягын чүп-чардан арындырганда, кемгәдер күрсәтер һәм бүләк алыр өчен эшләмәгәннәр. Ә шулай да хезмәтләренен нәтиҗәсе куанычлы, беренчедән, сусаклагыч тирәләре чистарып калса, икенчедән, аларга Экология һәм табигатьне саклау Министрлыгының Дипломы һәм мәдәният йорты өчен кыйммәтле микрофон тапшырылды. Әфәрин сосналылар, диясе генә кала.

Нет комментариев