Узган атнада ачык һавада, "Тайгалак-Шугалак" шугалагында күңел ачу бәйрәме булып узды.
Җилле көн булуга карамастан, шугалак кунакларның шат авазыннан яңгырап торды. Бәйрәмгә дип килгән әкият геройлары чарага тагын да ямь өстәде. Балалар рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашты, оттырышсыз лотереяда бүләкләр отты.


Фото: автор
Нет комментариев