Карадуган гимназиясе Каюм Насыйри исемендәге конференциядә гаять тә зур хәзерлек күрсәтте
Гимназия шулай ук Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе XXI гасырда милләткә хезмәт итүче һәм дөньяны уңай якка үзгәртүче татар зыялылары һәм лидерлар тәрбияли. Гимназиянең миссиясе әнә шундый.
Җирнең нуры - кояш, кешенең нуры - гыйлем. Монысы хуш күргән девизлары.
Директорлары Гөлсинә Фаил кызы Зарипова - югары квалификацион категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Биредә югары белемле укытучылар коллективның ярты өлешен алып тора. Гимназия шулай ук Татар мәгарифен үстерүдәге лаеклы хезмәтләре өчен Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Татарстанда иң яхшы белем оешмасы дигән дәрәҗәле исеме дә бар, ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе, Алтын дәрәҗәдәге сәламәтлеккә ярдәм итүче мәктәп, туган телләрдә укытуның иң яхшы практикасы да аларда. һәрдаим белем бирүнең сыйфатын күтәрү өстендә эшлиләр, укучының функциональ грамоталылыгын, үз-үзен үстерүгә омтылышын формалаштыруга ярдәм итүләрен лаеклы дәвам итәләр.
Биредә балалар Карадуганның үзеннән кала Таузар иленнән, Кенә авылыннан, Балтач бистәсеннән, Арбаш, Кенәбаш, Шубан, Хәсәншәех авылларыннан килеп укыйлар, инклюзив сыйныфта укучылар да бар.
Барлыгы 184 укучы белем ала. Гимназиянең тырышлыгын конференциядә катнашучыларга иркенләп күрергә, рәхәтләнеп танышырга насыйп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев