Рәхмәтле булып яшик әле!!
Моны ярамый онытырга! Әнә шуңа төшенеп кайттык без мәһабәтле иман йортыннан
Нөнәгәр мәктәбе гел кайнап тора, гөрләп яши, укый, бәйрәм күрсәтә. Уку белән рәттән төрле күмәк сәяхәтләр дә оештырыла бездә. Әле генә башлангыч сыйныф укучылары өче Комзавод авылы имамы Минмуллин Рифат Гарифулла улы күңелле бәйрәм көне бүләк итте.
Балалар кичтән әзерләнде дисәм дә ялгыш булмас. Балтач үзәк музеена бара бит алар, киясе киемнәрне алдан хәстәрләп кую мәҗбүри. Менә ул көн килеп җитте. Сыйныф укытучылары Фазылҗанова Кадрия Габдулла кызы, Нургалиева Илүсә Рәфыйк кызы 20 баланы үз өсләренә алып, Балтачыбызның үзәк мәчетенә юл тоттылар. Ягымлы, матур сөйләмнәре белән экскурсовод Айгөл ханым Бикбаева бик җылы кабул итте безне. «Мәгърифәт» дип аталган мәркәзнең зурлыгына, яктылыгына, матурлыгына, чисталыгына шаккатты безнең балалар.
Анда аларга Айөл апалары «Нәрсә ярый, нәрсә ярамый» дигән темага әңгәмә үткәрде.Үзенең үтемле, мәгьнәле вәгазьләре белән балалар күңелен яулады. Аннан соң "Мәгърифәт " мәркәзе музенда булдылар. Айгөл апалары тарихи экспонатлар, китаплар белән таныштырды. Җәнлекләр турында кино күрсәттеләр. Балаларның үз — үзләрен тотышы сокландыра. Аларның тәрбияле бала икәне күренеп тора. Бу тәрбияне мәктәп, укытучы гына биреп бетерә алмый. Тәрбиягә иң беренче чиратта гаиләдә нигез салына. Кая алып барсак та, балаларыбыз тәртипле, итагатьле, шунысына күңел сөенә. Әти — әниләргә без чиксез рәхмәтле, шушындый изге күңелле балалар үстергәннәре өчен. Үз чиратында алар да бу экскурсияне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Безнең сәяхәт әле моның белән генә тәмамланмады. Безне бик тәмле итеп чәй эчерттеләр, дип сөйләде алар миңа кичерешләрен минем белән уртаклашканда.
Аннан соң аларны мәктәп автобусы Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена алып китте. Музейны шаккатып карадылар. Музейлардагы тарихи мәгълүматлар белән танышу балаларның белемнәрен, кызыксынучанлыгын арттыра гына.
Шушы Мәүлид айларында бер рәхмәт сүзе ишетү мең бәладән коткара, диләр. Рифат, сезнең гаиләгезгә мәктәп, әти — әниләрнең зур рәхмәтен җиткерәбез. Сәләмәтлек, тигез, парлы тормыш телибез. Сез гел мәктәпкә ярдәм итеп торасыз, рәхмәт!
Рәхмәт әйтү һәм аны башкалардан ишетү яшәргә көч бирә. Кемгәдер булышып, аннан " рәхмәт"ишетү бәхет хисе тудыра. Игътибар иткәнегез бармы: рәхмәт әйткәндә кеше һәрвакыт елмая. Ишетүченең дә кәефе күтәрелә, һәркем моны күреп рәхмәт әйтергә өйрәнә. Мондый сүзләр кырыс, стресслар белән тулган заманда кеше күңелен йомшартырга сәләтле булуы белән аеруча кадерле.
Без — Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе Балтач үзәк мәчетендә безне җылы кабул иткәннәре өчен, ә менә Айгөл ханымга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.
Иртән уянып бүгенге көн матурлыгын күрә алганбыз икән, инде без шөкер итәргә тиешбез. Шөкер итү- Аллаһка рәхмәтле булу ул.
Бүгенге сәяхәт безнең күңелләргә матурлык кына өстәде.
Ярдәм кулы сузарга
ашыгыйк һәр мизгелдә.
Мәрхәмәтле булып яшәү
Җанга сихәтлек бирә.
Гади бер сүз зур көчкә ия.
Рәхмәтләр явып торсын
Җирдәге һәр кешегә.
Рәхмәтнең иң олысы,
Әлбәттә, Раббыбызга. Ул безне бәхетле итә.
Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев