Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөһим хәбәр

Мөһим мәсьәлә: бияләй генә димәгез

Балтачтагы элекке мех әйберләр фабрикасы бинасында урнашып, 2017 елдан эшли башлаган “Легпром” ширкәте быелга шактый зур планнар белән керә. Берничә кеше белән эш башлаган әлеге ширкәт бүгенгә инде эшләүчеләр санын утызга җиткергән.

–Алдагы елларда без мехтан бияләйләр, жилетлар тектек, әмма үткән елда инде бияләйләргә заказлар шулкадәр күбәйде, башка төр әйберләрне калдырып торырга туры килде, – ди мастер Тәнзилә Гатауллина. – Февраль аена гына 8000 пар бияләйгә заказ бар инде. Без әле соңгы ике айда гына 5000гә тутыра алдык. Бу кызлар начар эшли дигән сүз түгел. Алар барысы да бик тырыша. Бүгенге санда эшләүчеләр белән генә бу заказны берничек тә үтәп бетереп булмаячак.

Шуңа күрә ширкәт җитәкчесе Айдар Шакиров кешеләр санын арттыру юлларын эзли. Моңа кадәр дә инде белдерүләр биреп тә, мәшгульлек үзәге белән даими хезмәттәшлек итеп тә караганнар. Дөрес, нәтиҗәсе бер дә юк түгел. Әмма “линия”не тагын да зурайту, эшчәнлекне киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булганда – әйтик, әле бүген урнашкан цехта гына тагын ун-унбишләп кешегә эш урыны булдырырга мөмкинчелек бар, әлеге бинада эшкә яраклы башка буш урыннар да бар. Казанда һәм башка шәһәрләрдә инде шушы юнәлештә эшчәнлекләрен җәелдергән ширкәт биредә дә кадрлар мәсьәләсен уңышлы хәл итә алсалар, башка төр продукцияләрне дә конвейерга кертергә, Балтачта үзләренең фирма кибетен ачарга хыяллана. Әле тагын башка күп төрле кызыклы идеяләре дә бар. Уйда гына түгел, әлеге идеяләрне тормышка ашыру юлларын да тәкъдим итә айдар.

Айдар Рәүф улының киләсе уку елыннан Нормадагы лицейда тегүчеләр төркеме булдыру турындагы идеясен район җитәкчелеге дә хуплый.  Биредә укучыларга махсус өстәмә стипендияләр түләп, азактан шушында эшкә алу нияте белән аларны укыту өчен кирәк кадәр җиһазлар һәм өйрәтүче кадрлар белән дә ярдәм итәргә әзер ширкәт җитәкчесе. Бу җәһәттән лицей җитәкчелеге белән дә сөйләшү булган.

–Эшләргә бөтен шартлар бар, бернинди тоткарлык юк. Чимал биш-алты айга җитәрлек итеп алдан кайтарылган. Әзер продукцияне дә алып китеп торалар. Хезмәт хакы да айга ике тапкыр билгеле бер көндә карталарга күчә. Хезмәт хакы, билгеле, эш күләменнән. Әмма тырышып эшләгән кешеләр 20 меңнән ким алмый. 22-23меңне алучылар да бар, 28 мең алган чаклары да була. Ел ахырында премияләр бирелде, бөтен кеше тиешенчә рәсмиләштереп эшкә алына, больничный, отпускылар да тиешенчә түләнә. Бүлмәләр якты, җылы. Өйрәнчекләргә өч ай 2мең, 1500-1000 сум күләмендә өстәмә түләнә. Өйдә эшләр идем диючеләргә дә җитәкчелек тегү машинасы, чималны илтеп бирергә, әзер продукцияне барып алырга – алар белән хезмәттәшлек итәргә дә риза. Шулай эшләүче алты кеше бар инде, февральдән тагын өчәү өстәләчәк. Бер бияләйнең мех өлешен теккән өчен 52 сум акча түләнә. Өйрәнчекләр көненә 10-12 бияләй тексә, осталар егермешәрне тегә ала. Валентина Медведева (рәсемдә), әнә,  декабрь уртасында гына килде, санаулы көн эчендә 170кә якын бияләй текте. Бик булдырып, чын ихластан тотынды ул эшкә.

Элеккке мех фабрикасы чорында ук эшләп тәҗрибә туплаган, эштән китеп торганнар да, лаеклы ялда булучылар да кайтты. Мәрфуга Шәяхмәтова, Кадрия Гайнетдинова, Елена Герасимова, Галина Буянова, Фирдия Зыятдинова. Рәйханә Гарифуллина, Валентина Григорьевалар иң тәҗрибәле дә, иң күп бияләй тегүчеләр дә. Башкалар хезмәтеннән дә без бик канәгать . Атнага ике көн ял каралган. Эш сәгате сигездән бишкә кадәр. Әмма теләгән кеше иртәрәк килә, иртәрәк китә ала, шимбә көннәрне дә эшлим дигән кеше килә ала. Катгый график түгел. Бу да кешеләргә бер уңайлык дияр идем, тормыш булгач, төрле вакыт була, – ди Тәнзилә.

Килешәсездер, эш юк, җитештерү юк, дип еш зарланабыз. Урынсыз түгел. Эш таба алмый йөрүчеләр, чыннан да, бар. Бәлки андыйларга бер мөмкинлектер бу? Әнә бит, эшләгез генә, бөтен шартын булдырабыз дип торалар. Эшкә килеп эшлисеңме, өйдәме – сайларга да була хәтта. “Быелга коллективны 60 кешегә җиткерә алсак иде”, – дип хыяллана Айдар Рәүфович. Әле бит бу да соңгы чик түгел. Кем белә, бәлки мех әйберләр фабрикасы үзенең элекке шанлы елларын кире кайтарыр?! Бер егылган җирдән торып баскан кеше ныграк, чыдамрак була дигән кебек, мехчылар да күңелдә өмет уятты бит әле: аларга чын ихластан уңыш телисе килә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев