1 февраль 2020 яңалыклары
-
Мөһим хәбәр: чүпне сортларга дөрес аерган өчен салымның бер өлешен түләүдән азат итәргә ниятлиләр
Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы чүп-чарны дөрес эшкәрткән өчен РФ гражданнары һәм оешмаларны стимуллаштыру алымнарын булдырачак
-
Безнекеләр китап укый! (+фото)
Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап/журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар.
-
Балтачта "Яңа буын-2020" бәйгесенең финалы бара (+фото)
Хәзерге минутларда Балтач мәдәният үзәгендә "Яшь буын-2020" дигән районкүләм бәйгенең йомгаклау этабы бара.
-
Мөһим мәсьәлә: бияләй генә димәгез
Балтачтагы элекке мех әйберләр фабрикасы бинасында урнашып, 2017 елдан эшли башлаган “Легпром” ширкәте быелга шактый зур планнар белән керә. Берничә кеше белән эш башлаган әлеге ширкәт бүгенгә инде эшләүчеләр санын утызга җиткергән.
-
Күздә – яшьләр, күңелдә – рәхмәт
Быелның 18 гыйнваренда улыбыз Илфат фаҗигале төстә вафат булды. Ул үлеменең серләрен үзе белән алып китте.
-
Безнең геройлар: Габдулла Гарифуллин
Габдулла Гарифулла улы Гарифуллин 1924 елның 3 гыйнваренда Яңгул авылында туган. Алты яшендә тулы ятим булып кала, әнисенең абыйсы Әхмәтша һәм җиңгәсе Хөршидә тәрбиясенә үсә. Аңа сабый чактан тормыш ачысын мул татырга туры килә.
-
Удмуртъёс нош ик Казаньын люкаськизы
25-тӥ толшоре Казаньын Татарстанысь удмуртъёслэн НКА-оссылэн паськытатэм заседанизы ортчиз.
-
Коронавирус эпидемиясе гадәти хәл булып тора — дөньяда мондый кабынулар ел саен диярлек барлыкка килә. ди Альберт Ризванов
Коронавирус эпидемиясе гадәти хәл булып тора — дөньяда мондый кабынулар ел саен диярлек барлыкка килә. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов белдерде.
-
Президент «Идел киңлекләре» тыюлыгында хокук бозуларны катгый рәвештә тыярга кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау структураларына һәм хокук саклау органнарына «Идел киңлекләре» яңа тыюлыгында билгеләнгән режимның үтәлешен катгый күзәтеп барырга кушты. Ул бу турыда традицион республика киңәшмәсендә әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Кайнатмасаң, файдалы
Табиблар көненә ким дигәндә 2 литр су эчәргә киңәш биргәндә, аның кайнатылмаганын күздә тота. Кайнатканда суның составы үзгәрә, шуңа бәйле, мәсәлән, кислород парга әйләнә, ә файдалы матдәләр югары температура йогынтысы аркасында юкка чыга.
-
Тимирязев исемендәге хуҗалыкта гомуми җыелыш бара (+фото)
Алдагы ел белән чагыштырганда уңышлар зур, җитештерү 15 процентка үсештә.
-
Бөгелмәгә кадәр барылган (+фото)
1996 елда районда “Таймас” ширкәте оеша. Оешуының беренче көненнән үк әлеге оешмага Татарстан авылларын газлаштыру буенча махсус Программаның бурычлары йөкләнә – авылларга, социаль һәм мәдәни-көнкүреш объектларына, авыл хуҗалыгы кооперативларының җитештерү объектларына газ кертү.
-
Кышкы Казанга өмет
Райондашыбыз Эльвира Һадиевадан шигъри бүләк.
-
Рифат Зарипов сәхнәдән китәргә җыена?
Популяр артист, җырчы һәм пародия остасы Рифат Зариповны халык ярата. Аның җиңеллеге, кәмитлеге һәм ихласлыгы тамашачыларны Рифат концертларына җәлеп итә. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның шәкерте булгангадырмы, Рифат җырларының көйләре дә Зәкиевичнекенә тартым. Аның каравы, һәр икесенең үз тамашачысы бар.