Безнең геройлар: Габдулла Гарифуллин
Габдулла Гарифулла улы Гарифуллин 1924 елның 3 гыйнваренда Яңгул авылында туган. Алты яшендә тулы ятим булып кала, әнисенең абыйсы Әхмәтша һәм җиңгәсе Хөршидә тәрбиясенә үсә. Аңа сабый чактан тормыш ачысын мул татырга туры килә.
"Яңгулда җиде сыйныф белем алганнан соң ул Донбаска китә, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗӨ) укый. Аны эшкә Днепропетровск өлкәсенең Павлоград шәһәренә җибәрәләр. Тик аңа озак эшләргә туры килми – Бөек Ватан сугышы башлана һәм егет туган авылына әйләнеп кайта, колхозда эшли.
1942 елның көзендә, әле унсигезе дә тулып җитмәгән килеш, Габдулла үзенең унбер авылдашы белән сугышка китә. Беренче сугышчан чыныгуны ул Волхов фронтында 54 артиллерия полкы составында ала. Шушында ул беренче мәртәбә каты яралана. Яшьлекнең иң матур чагы булган унсигез яшен аңа госпиталь койкасында каршыларга туры килә. Сәламәтләнеп чыккач, аны алты айлык кече командирлар хәзерләү курсына җибәрәләр. Кече сержант дәрәҗәсе алып, яңадан үз полкына кайта.
Г. Гарифуллин Ленинградны саклауда катнаша. Шушы юнәлештәге сугыш операцияләрендә күрсәткән каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнә. Аның сугышчан юлы Новгород, Псков шәһәрләрен, Балтыйк буе республикаларын үтеп, Польшага барып җитә. Шушында ул Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены белән бүләкләнә. Аннары – Көнчыгыш Пруссияне, Гдыня, Гданьск шәһәрләрен азат итеп Одер елгасын кичү. Шушы сугышлардагы батырлыклары өчен ул Икенче дәрәҗә Дан ордены ала. Ниһаять, фашитстларны Германиянең үз җирендә тар-мар итү башлана. Алда – Берлинны алу операциясе. Полк командиры сушычыларны сафка тезә һәм:
–Волховтан Берлингача сугышып үткән өлкән сержант Габдулла Гарифулинга Берлин өстенә полк әләмен элү хокукы бирелә! – дип белдерә, аның кулына кадерле полк әләмен бирә. Батыр якташыбыз аны шәһәрнең иң биек биналарының берсе түбәсенә урнаштыра. Берлин алынганнан соң Г.Гарифуллинга Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое алтын медале тапшырыла.
Герой туган авылы Яңгулга 1947 елда гына әйләнеп кайта. Кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. Көшкәтбашта колхоз рәисе, “Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгында бригадир, агроном, “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә склад мөдире була. Тормыш юлдашы Хәят белән бик булдыклы ике кыз, өч малай үстерәләр. Районның үзешчән композиторы Әнәс Сабиров белән мәдәният хезмәткәре Мөбарәк Галиев Г.Гарифуллинга багышлап “Габдулла батыр турында җыр” яздылар. Балтач һәм Яңгул авылларында Г.Гарифуллин исеме белән аталган урамнар бар. Район үзәгендәге Батырлар аллеясына аның бюсты куелды. Якташлары Батырның исемен әнә шулай олылап, мәңгеләштерделәр. Советлар Союзы Герое Г.Гарифуллин 2002 елның 1 августында вафат булды. Аның җәсаде киң җәмәгатьчелек катнашында зур хөрмәт белән Яңгул авылы зиратына җирләнде”, – диелә Гарифҗан ага Мөхәммәтшин төзегән район энциклопедиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев