Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөһим хәбәр

Мөһим хәбәр: чүпне сортларга дөрес аерган өчен салымның бер өлешен түләүдән азат итәргә ниятлиләр

Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы чүп-чарны дөрес эшкәрткән өчен РФ гражданнары һәм оешмаларны стимуллаштыру алымнарын булдырачак

Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы чүп-чарны дөрес эшкәрткән өчен РФ гражданнары һәм оешмаларны стимуллаштыру алымнарын булдырачак. Аларның берсе – салымнарның бер өлешен түләүдән азат итү. Әлеге чаралар Татарстанда да гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомстводан хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, стимуллаштыру чаралары Россия Федерациясенең барлык гражданнарына да каралган.

«Министрлык планнары буенча, юридик затлар һәм әзерләүчеләр икенчел чималны тапшырган өчен алына торган өстәмә кыйммәткә салымнан азат ителәчәк. Физик затларны исә физик затларның кеременә салымнан азат итәргә ниятлиләр», - дип искәрттеләр ведомствода.

РФ Хөкүмәте планнары нигезендә, стимуллаштыру алымнары каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагын үстерүгә комплекслы якын килергә, шулай ук 2024 елга калдыкларның 60 процентын утильләштерү һәм эшкәртүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда Европа Берлегенең иң катгый стандартларына җавап бирә торган чүп яндыру заводы төзеләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Чүп яндыру заводын сафка бастыру буенча әзерлек эшләре инде башланган, төзелеш эшләре ике елдан соң төгәлләнергә тиеш. Әлеге завод елына 550 мең тонна чүп-чарны эшкәртә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йорта тормый торып,чыгарылмаган чупкэдэ тулибез эле нинди мында азат ителу