Президент «Идел киңлекләре» тыюлыгында хокук бозуларны катгый рәвештә тыярга кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау структураларына һәм хокук саклау органнарына «Идел киңлекләре» яңа тыюлыгында билгеләнгән режимның үтәлешен катгый күзәтеп барырга кушты. Ул бу турыда традицион республика киңәшмәсендә әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Без зур эш башладык. Бу участокта „эшләргә“ теләүчеләр күп булачак. Шуңа күрә бернинди төзелеш булмасын өчен барлык табигатьне саклау структураларына, хокук саклаучыларга катгый күзәтеп торырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Идел киңлекләре» мәйданы 29 мең га тәшкил итә, ул Казан, Лаеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары территориясенең бер өлешен үз эченә ала.
«Идел киңлекләре» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгын Куйбышев сусаклагычы акваториясе территориясен төзү турындагы карарны Татарстан Президенты кабул итте.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев