Алмаз Хәмзин Түнтәр мәктәбендә кунакта (фото)
7 октябрь көнне безгә - Түнтәр мәктәбе укучыларына Алмаз Хәмзин белән очрашырга насыйп булды. Алмаз абый бик теләп сорауларыбызга җавап бирде.
- Исәнмесез. Түнтәр мәктәбенең үз журналистлары да бар икән. Бу - яңалык. Кызыклы яңалык. Бик яхшы. Әйе, рәхим итегез.
- Безнең мәктәпкә нинди максат белән килдегез?
- Без биш ел инде Татарстан мәктәпләренә кунакка йөрибез. Республика кечкенә түгел. Безнең төп максатыбыз - "Сабантуй" журналының укучыларын арттыру, балаларның иҗатын әлеге журналга теркәү. Алла бирса, 21 октябрь көнне сезнең мәктәптә очрашу оештырачакбыз. Сезне шунда көтеп калабыз.
- Кемнәр белән киләчәксез?
- Минем белән балалар язучысы Алмаз Гыймадиев булачак.
- Очрашуда ниләр күрәчәкбез?
- Очрашуда укучылар үзләренең иҗатларын безгә тәкъдим итә алалар. Без аларны журналыбызда бастырачакбыз. Очрашуга килгән һәр укучыга өчәр "Сабантуй" журналы бүләк ителәчәк.
- Бүген безнең районның кайсы мәктәпләрендә булдыгыз?
- Бүген сезгә Арбор мәктәбеннән килдек. Әле күптән түгел Киров өлкәсе Малмыж районы якларында булып кайттык.
- Безнең сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт. 21 октябрь көнне сезне үзебезнең мәктәбебездә күрүебезгә чиксез шат булачакбыз. Сау булыгыз.
- Хушыгыз. Очрашуга кадәр.
Гөлшаһидә Габделхакова
vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев