12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Килидә көзге өмә (фото)
Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасында хезмәткәрләре әти-әниләр белән берлектә өмә үткәргән.
-
Бәрәңге орлыгы 10-15 градуста бер атна ята икән, аңардан яхшы уңыш чыкмаячак
Бәрәңгене тирес булган җиргә утырту кирәк, ул бөтен кортларны ашый, бәрәңгенең саклануын арттыра.
-
“Наз”лылар белем күтәрә (фото)
«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
-
Яңа һөнәр үзләштердек – калай бөгәргә өйрәндек (фото)
«Тиздән Казанда "Word Skills" чемпионаты булачак. Шул уңайдан бу уку елында безнең гимназиядә һәр ай саен, берәр һөнәр белән танышу өчен, "Профессиональные пробы" дигән чара үткәрелә башлады. Гимназиянең 6 А сыйныфы егетләренең язмасы шундый экскурсияләрнең берсе турында», дип хәбәр итте Балтач гимназиясеннән Чулпан Габделганиева.
-
"ЛӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺ" КӘЛИМӘСЕНЕҢ МӘГЪНӘСЕ
"Лә иләһә илләллаһ" - "Аллаһтан башка табына торган зат юк" мәгънәсендә. Бу инде гарәпчә әйтелгән сүзләр. Яхшы сүз, ягъни иман кәлимәсе - лә иләһә илләллаһ.
-
Дамир Балтачка кайтты (фото)
"Ул замандагы Малмыж районының урыс газетасын әле дә мин кадерләп саклыйм. Яшьлек дустым турында анда "борец из Балтаси по кличке "опасный" дигән язма бар" , - дип үз хатирәләре белән уртаклашты безнең элеккеге дустыбыз, бүгенге көндә Малмыж районында Чавал хуҗалыгын җитәкләүче гер остасы Зиннәт Хәйруллин. Инде менә 7 класстан бирле...
-
Интернеттан алган түгел, үзем уйлап тапкан...
Зөльфия Шакированың "Хезмәт" газетасы сайтында 08. 10. 2016 елда чыккан "Без кемнәр? Кемнәрнең кемнәре" дигән язмасындагы: "Интернеттан эзләнә торгач, иң уңышлы дип әлеге (рәсемдә) вариантка тукталдым" дигән җөмләне:"Бик күп эзләнә торгач, иң уңышлы дип санаган, үзем уйлап тапкан, әлеге (рәсемдә) вариантка тукталдым", дип укырга кирәк.
-
“Бәхет бит ул зур булалмый, мәхрүм калдырмасын азыннан...”
Шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, заманында бик күп балаларга белем биргән мөгаллим, район җитәкчелегенең югары урыннарында эшләгән, Балтач районы энциклопедиясен нәшер иткән, иҗатта камиллеккә ирешүдә үз-үзен аямас мөхтәрәм шәхес, Балтач бистәсендә яшәүче...
-
ЧЕБЕШЛӘРНЕ САНАР ЧАК ҖИТӘ
Районда терлекчелек өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләрне йомгаклау җыелышы алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин тарафыннан әйтелгән бу сүзләр авыл хуҗалыгы тармагыныӊ еллык нәтиҗәләрен барларга ерак калмаганын искәртеп үтте.
-
Балтач район башлыгы әти-әнисенә «Хезмәт» бүләк итте (фото)
Массакүләм мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе кысаларында «ТАТМЕДИА» агентлыгы 2016 елның беренче яртыеллыгында «Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» дип аталган социаль акция игълан итте. Әлеге акциядән файдаланып, район башлыгы Рамил Нотфуллин да бистәбезнең Ибраһимов урамында яшәүче әти-әнисен «Хезмәт» газетасына яздырды.
-
Район башлыгы Рамил Нотфуллин "Наз"да (фото)
Районыбыз җирлегендә 1 октябрьдән бирле барган Өлкәннәр ункөнлегенә йомгак ясалды.
-
Алмаз Хәмзин Түнтәр мәктәбендә кунакта (фото)
7 октябрь көнне безгә - Түнтәр мәктәбе укучыларына Алмаз Хәмзин белән очрашырга насыйп булды. Алмаз абый бик теләп сорауларыбызга җавап бирде.
-
Нөнәгәр авылында яшәүче ФӘРИДӘ САБИРҖАН кызы ФАЗЫЛҖАНОВАның 13 октябрь көнне 50 яшьлек юбилее.
Нөнәгәр авылында яшәүче ФӘРИДӘ САБИРҖАН кызы ФАЗЫЛҖАНОВАның 13 октябрь көнне 50 яшьлек юбилее.
-
Балтачта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәсем конкурсына чакыра
3 - 24 октябрь көннәрендә районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе тарафыннан, "Без тормышны сайлыйбыз" дип исемләнгән районкүләм рәсемнәр бәйгесе игълан итте.
-
Сосна мәктәбендә озак еллар техник хезмәткәр булып эшләгән ФАКИЯ РӘҖӘП кызы НӘҖИПОВАның 13 октябрь көнне 55 яшьлек юбилее.
Сосна мәктәбендә озак еллар техник хезмәткәр булып эшләгән ФАКИЯ РӘҖӘП кызы НӘҖИПОВАның 13 октябрь көнне 55 яшьлек юбилее. Хезмәттәшебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Туган көннәр ел да кабатлана, Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет-шатлык һәм тазалык белән Килеп торсын...