Балтачта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәсем конкурсына чакыра
Төрлесе

Балтачта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәсем конкурсына чакыра

3 - 24 октябрь көннәрендә районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе тарафыннан, "Без тормышны сайлыйбыз" дип исемләнгән районкүләм рәсемнәр бәйгесе игълан итте.

Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр 3 төрле категориягә бүленә:
1 - 4 класслар;
5 - 9 класслар;
9 - 11 класслар арасында.
Чараның беренче этабы мәктәпләрдә оештырыла. Иң яхшы дип табылган, таләпләр буенча башкарылган эшләр икенче этапка үтә.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев