Районыбыз җирлегендә 1 октябрьдән бирле барган Өлкәннәр ункөнлегенә йомгак ясалды.
Әлеге вакыт аралыгында барлык авыл җирлекләрендә дә күчтәнәч пакетлар, яисә чәй табыны артына чакырулар яки мәчетләрдә корбан ашлары уздыру оештырылды. Шулай ук концертлар, бәйрәм кичәләре дә үткәрелде. Оешма-учреждение җитәкчеләре үзләрендә эшләп, лаеклы ялга киткән ветеран хезмәткәрләрен елдагыча барлап, булдыра алганча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышты. Картаймыш көнендә районыбыз җирлегенә күченеп кайткан пенсионерларны да игътибарсыз калдырмадылар.
10 октябрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин Чепья авылындагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә булып, биредә дәвалану узучы өлкәннәр белән аралашты. Әби-бабайларның хәл-әхвәлләрен сорашты. Аларны бәйрәмнәре белән тәбрикләп, иминлек, исәнлек-саулык, хәерле озын гомерләр теләде. Ветераннар үз чиратында район башлыгына рәхмәтләрен белдерделәр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев