Интернеттан алган түгел, үзем уйлап тапкан...
Төрлесе

Интернеттан алган түгел, үзем уйлап тапкан...

Зөльфия Шакированың "Хезмәт" газетасы сайтында 08. 10. 2016 елда чыккан "Без кемнәр? Кемнәрнең кемнәре" дигән язмасындагы: "Интернеттан эзләнә торгач, иң уңышлы дип әлеге (рәсемдә) вариантка тукталдым" дигән җөмләне:"Бик күп эзләнә торгач, иң уңышлы дип санаган, үзем уйлап тапкан, әлеге (рәсемдә) вариантка тукталдым", дип укырга кирәк.

"30 бала үсеп килә." сүзләреннән соң: "Таҗи бабайның биш буын бабайларын - Сәйфелмөлек, Монасыйп, Якуб, Бикчура, Сарманайны санасак бу шәжәрә 12 буын вәкилләрен эченә ала." дип өстәргә кирәк. Искә алган язманы кабат укысагыз төзәтелгән вариантын күрерсез. Ә бу шәжәрә турындагы язманың тулы вариантын "Татарстан яшьләре" газетасының 16 июль 2015 нче елда чыккан номерыннан (12 бит) укый аласыз.

Вагыйз Таҗиев.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев