Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дамир Балтачка кайтты (фото)

"Ул замандагы Малмыж районының урыс газетасын әле дә мин кадерләп саклыйм. Яшьлек дустым турында анда "борец из Балтаси по кличке "опасный" дигән язма бар" , - дип үз хатирәләре белән уртаклашты безнең элеккеге дустыбыз, бүгенге көндә Малмыж районында Чавал хуҗалыгын җитәкләүче гер остасы Зиннәт Хәйруллин. Инде менә 7 класстан бирле...

Ә ярышыбызга килгәндә, ул бик зур фикер каршылыкларына да очрады. РСФСРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешеп, республикада зур абруй казанган Дамир Сафиуллин истәлегенә ярышлар моңарчы туган авылы Яңгулда уза иде. Быел бу ярыш Балтачта узды. Шуңадыр да берәүләр бу фикерне яклап чыксалар, икенчеләре яңгуллыларның бу адымы белән килешмәде. "Инде авылны бу ярыштан да мәхрүм иттеләр", - диючеләр дә күп булды. Шулай да, ярышларның район үзәгендә узуымы, әллә югарыдагыларның җитәкчеләргә каты итеп әйтүе тәэсир иттеме, ярышларга моңарчы күрелмәгән санда көрәшчеләр җыйналган иде. Башка еллардагы кебек санаулы гына көрәшче җыйналыр дигән уй белән бер келәм дә җитәр дип, спорт залына бер генә келәм җәелгән иде. Кичке якка икенче келәмне дә җәяргә туры килде. Шулай булмаса, ярышларның кичке 10да бетәсен көт тә тор идең. Районыбызның 16 хуҗалыгыннан 68 көрәшче җыйналган иде бирегә. Кызганыч, никтер район үзәгеннән «Балтач сөт-май комбинаты» коллективыннан кала башка предприятие вәкилләрен безгә күрү насыйп булмады. Ходай кушса, киләсе елга бу вәзгыть тә үзгәрер әле. Тагын шунысы мактауга лаек, ярышка чын көрәшчеләр генә җыйналган иде. "Капчыклар" бөтенләй булмады. Ярышларыбыз да бик күңелле мизгелләр белән ачылып китте. Район башлыгы Рамил Нотфуллин ярышларны ачып, әле узган республика һәм Рәсәй ярышларында беренче урынны яулаган бер төркем яшүсмерләребезне, аларның тренерларын җиңүләре белән котлап, аларга акчалата бүләкләр тапшырды. Көрәшчеләребезгә алда торган авыл хуҗалыгы министрлыгы ярышларында җиңүләр теләде.

Баш тренерыбызга киләчәк ярышларга көрәшчеләрне сайлап алу өчен зур мөмкинлек туды. Кубок өчен аеруча зур көрәш барды. Аны узган ел келәм хуҗалары яулаган булса, быел ул Арборга китте. Кубокның географисе ел да үзгәреп тора. Яңгул, Норма, Арбор...тагын киләчәктә кайларга китәр. Икенче урынга Яңгул, өченче урынга Норма командасы лаек булды. Алардан кала Салавыч, Чутай егетләре "алтын биш"леккә керделәр.Монысы, безнең өчен аеруча зур шатлык инде. Хәзер җиңүчеләребез белән таныш булыгыз.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: 1. Дамир Ишморатов/"Татарстан"/ 2. Булат Һадиев/"Арбор"/ 3. Айрат Галиев/"Кызыл юл"/ ,
70 кг кадәр: 1. Илназ Минмуллин/"Труд"/ 2. Фәнзил Шакиров /"Арбор"/ 3. Айрат Габидуллин /"Игенче"/,
80 кг.кадәр: 1.Рушан Зарипов /"Арбор"/ 2. Ранил Камалов /"Сосна"/ 3.Айрат Хәйруллин /"Яңа тормыш"/,
90 кг.кадәр: 1. Рәдис Сәмигуллин /"Арбор"/ 2.Айрат Апанов /"Татарстан"/ 3. Альфред Мусин /"Бөрбаш"/,
90 кг.нан югары үлчәүдә: 1.Руслан Рәфыйков /"Яңа тормыш"/ 2. Илназ Абдуллин /"Кызыл юл"/ 3. Рамил Гыйльфанов /"Яңа тормыш"/.

Ябылу тантанасында "Яңа тормыш" җәмгяте рәисе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, мәрхүмнең уллары җиңүчеләрне җәмгыятьнең акчалата бүләкләре белән бүләкләделәр. Шулай ук аерым бүләкләргә - мәрхүмнең гаиләсе исеменнән куелган бүләккә Чепьядан Илназ Минмуллин, Яңгулдан Рамил Гыйльфанов бүләгенә авылдашы Илсаф Рәфыйков лаек булды. Мәрхүмнең олы улы Рамил үзенең олы рәхмәтләрен җиткереп, хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновка һәм әтисенең якын дусты булган Нурзада Сәмигуллинга истәлек мәдальләре тапшырды.
Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250