Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Айдар Фәйзрахманов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

 Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, профессор, Татарстанда, Россиядә һәм бик күп чит илләрдә дан казанган иҗатчы Айдар Фәтхерахман улы Фәйзрахмановка 65 яшь!

"Хөрмәтле Айдар Фәтхерахман улы! Сезне матур бәйрәмегез – туган көнегез, юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Корычтай нык сәламәтлек, меңнәрчә бәхет-шатлыклар, эшегездә зур уңышлар телибез! Күңелегез – һәрчак яшь булсын, матур яшәгез!

Сез яулаган үрләр, халык мәхәббәте, лаеклы дан-шөһрәт – йөрәк җылысын, күңел байлыгын биреп эшләвегез нәтиҗәсе. Яңа иҗади планнар, идеяләр, гаиләгезгә татулык, балаларыгызның һәм оныкларыгызның хөрмәтен, мәхәббәтен тоеп яшәвегезне, тынгы белмәс җаныгызга сабырлык телибез.

Афәрин Сезгә – тормыштан тәм табып яши белүче, олы җанлы, хөрмәтле, төпле акыллы, киңәшле Айдар Фәтхерахман улы!” , - дип юбилярны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы котлый.  

Тулырак:https://matbugat.ru/news/?id=27956

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев