30 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Путин хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру буенча Татарстан тәҗрибәсен билгеләп үтте
Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең Красногорскида җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстан һәм башка төбәкләрнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсенә игътибар итте һәм аны бөтен илгә таратырга тәкъдим итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Алсу: "Почтабызны ватып ачканнары бар"
28нче гыйнвар Халыкара шәхси мәгълүматларны саклау көне иде. Якташыбыз, җырчы Алсу Фазлыева хакерлар атакасы белән ничек көрәшә, парольләрен кемнәргә ышанып тапшыра? Шул хакта.
-
Мөһим хәбәр: ярдәм кирәк!
17 гыйнвар көнне Норма авылында чыккан янгын нәтиҗәсендә Абдулла Алиш урамында урнашкан шәхси йортныӊ эчке өлешләре янып, яшәргә яраксыз хәлгә килде дип хәбәр иткән идек.
-
Нормада җыен үтте (+фото)
Җыенда Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты.
-
Татарстан-барлык өлкәләр буенча да төп регионнарның берсе
Бүген Татарстан барлык мәдәният өлкәләре буенча төп регионнарның берсе һәм бу юнәлешнең тармак күрсәткечләре буенча лидер булып тора. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова хәбәр итте.
-
Тагын җылытачак
Синоптиклар кар, юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә.
-
Бүген Айдар Фәйзрахманов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, профессор, Татарстанда, Россиядә һәм бик күп чит илләрдә дан казанган иҗатчы Айдар Фәтхерахман улы Фәйзрахмановка 65 яшь!
-
Быел республика ГТО нормаларын тапшыра торган 9 яңа спорт мәйданчыгына байый
2023 елга кадәр барлык районнарда да теләгән һәр кешегә физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган спорт мәйданчыклары пәйда булачак.
-
Ниһаять, кыш шатландырды: "Факел"да бәйрәм(+фоторепортаж)
29 гыйнвар көнне "Тайгалак-Шугалак" шугалагында балалар өчен зур бәйрәм булды.
-
Ике малай кар астында калган
Оренбург өлкәсенеӊ Гай шәһәр округында 13 яшьлек ике малай кар астында калып вафат булганнар. Бу турыда өлкәнеӊ Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.
-
Укучылар, әти-әниләр, соӊга калмыйсызмы?
Бердәм Дәүләт Имтиханнарын сайлап алган нинди предметтан бирү турында гариза тапшыруга куелган вакыты чыга. Укучылар һәм әти-әниләр бу турыда онытмасыннар иде, соӊгы көн – 31 гыйнвар.
-
Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ", ТАИФ һәм КВЗ предприятиеләре белән очрашачак
Иртән КАМАЗ җитәкчелеге һәм «ТАИФ»компанияләр төркеме җитәкчелеге белән киңәшмә узды. Әңгәмәдә Президент коллективларда хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары дәрәҗәсенә аерым игътибар бирде, дип сөйләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта.
-
Кунырда 900 көнлек батырлыкны искә алганнар (+фото)
Куныр авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы өзелү көнен искә алып, "900 көн батырлык" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде, күргәзмәгә күзәтү ясалды.