Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кунырда 900 көнлек батырлыкны искә алганнар (+фото)

Куныр авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы өзелү көнен искә алып, "900 көн батырлык" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде, күргәзмәгә күзәтү ясалды.

"Күргәзмәгә блокада вакытында көнлек норма булган 125 гр. икмәк, фотолар, китаплар куелды. Шушы опилка кушылган бер телем ипине көне буенча җиткерергә кирәк була, ягулык, ут, су беткән. Сугышка кадәр Ленинградта 3 млн. 421мең кеше яшәгән. Блокада елларында шуның 1.5 миллионы үтерелгән. 900 көн авырлыктан, сугыштан, ачлыктан соң Ленинград блокадасы өзелә. Сугыш инде күптән бетте. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмый. Безгәэ бәхетле тормыш өчен башларын салган бабаларыбызны онытмыйк, аларнын батырлыгын буыннан-буынга җиткерик. Шушы тормышның кадерен белик. Еллар тыныч, имин булсын иде", ди китапханәче Илзия Нәҗипова.

Хәтер сәгатеннән соң чарада катнашучылар Галимҗан Гыйльмановның "Шартлау" әсәрен кычкырып укыганнар, кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр үзләренең эшләрен дәвам иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев