Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру буенча Татарстан тәҗрибәсен билгеләп үтте

Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең Красногорскида җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстан һәм башка төбәкләрнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсенә игътибар итте һәм аны бөтен илгә таратырга тәкъдим итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары эшенең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Дәүләт Башлыгы «хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашуы механизмнары күп төбәкләрдә төзелгән инде», - дип билгеләп үтте. Моның белән бәйле рәвештә, ул муниципалитет вәкилләренә «кабинетларда утырырга» түгел, ә җирле халыкның мөһим проблемаларын хәл итәргә кирәк, дип ассызыклады.

Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары эшенең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Дәүләт Башлыгы «хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашуы механизмнары күп төбәкләрдә төзелгән инде», - дип билгеләп үтте. Моңа бәйле рәвештә, ул муниципалитет вәкилләренә җирле халыкның мөһим проблемаларын хәл итәргә кирәкпеген ассызыклады.

Владимир Путин хакимият һәм гражданнарның коммуникацияләренең уңышлы тәҗрибәсен таратырга һәм федерациянең барлык субъектларында цифрлы платформалар булдырырга өндәде.



Татарстанда «Инцидент менеджмент» һәм «Халык контроле» системалары, шулай ук «Халык инспекторы»кушымтасы булдырылган һәм эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев