Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан-барлык өлкәләр буенча да төп регионнарның берсе

Бүген Татарстан барлык мәдәният өлкәләре буенча төп регионнарның берсе һәм бу юнәлешнең тармак күрсәткечләре буенча лидер булып тора. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова хәбәр итте.

«Мин сезне монда да сынау мәйданчыгы булырга һәм тармакка җентекле ревизия ясарга һәм булган нормативларга һәм нормаларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдим итәргә чакырыр идем", - дип белдерде ул.

Татарстан Республикасында соңгы биш елда консолидацияләнгән бюджетның мәдәнияткә чыгымнары ике тапкыр арткан. Бүген Татарстанда бер кешегә исәпләгәндә мәдәният тармагын финанслау 3,5 мең сумнан артык тәшкил итә. 

"Татарстан абсолют саннарда торган планны арттырып үтәде, бу ил буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе", - дип ассызыклады РФ министры урынбасары.

Бүген статистика 20 миллионнан артык мәдәни учреждениегә йөрүне терки. "Җан башына килгән халык саны турында сөйләсәк, ул Татарстанда гомумроссия дәрәҗәсеннән 27% ка артып китә", - дип өстәде Ярилова. Татарстанда яшәүче һәр кеше ел дәвамында мәдәният учреждениеләрендә алты тапкыр булды.

2019 ел нәтиҗәләре буенча республика Идел буе федераль округында иҗади чаралар, коллективлар гастрольләре, үткәрелә торган фестивальләр саны буенча алда бара. "Музей проектлары буенча Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында лидер һәм ил буенча Музейлар йөреше буенча өченче урында тора", - дип нәтиҗә ясады спикер.

http://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев