Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике малай кар астында калган

Оренбург өлкәсенеӊ Гай шәһәр округында 13 яшьлек ике малай кар астында калып вафат булганнар. Бу турыда өлкәнеӊ Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ике дус малай әти-әниләреннән рөхсәт алып уйнарга китәләр. Өч сәгатьтән соӊ борчылган якыннары аларны эзләп чыгалар. Малайларныӊ юлдан чыгып кардан киткән эзләреннән барып, казылган яр кырына кар ишелеп төшкән урынга кадәр килеп җитәләр. Кар астыннан аларныӊ гәүдәләрен казып алганда, ике баланыӊ да инде сулышлары булмый.

Бу очрак буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны уйнарга җибәргәндә аларныӊ нинди җирдә булуларына игътибар итсәк иде. Кар күп яуган очракта, районыбызда да таулы, чокырлы җирләрдә ишелә торган кар көртләре куркыныч тудырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев