Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлзилә – «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе призеры

15 ноябрь көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

Каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру, яшь язучыларның иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру максатында оештырылган бәйге җиңүчеләре арасында якташыбыз булу безнең өчен зур сөенеч.
XV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе поэзия номинациясендә Гөлзилә Гафурова өченче урын яулады.
Фото: http://mc-idel.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250