Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Ике язмыш” китабы дөнья күрде

Күптән түгел район мәдәният үзәгендә Нәҗип Әминовнын "Ике язмыш" китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.Чарага Казаннан заманында "Хезмәт" газетасында эшләп киткән, бүгенге көндә "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, язучы Камил Кәримов, танылган эзтабар әдип, шагыйрь, публицист Шаһинур Мостафин да кайткан иде.

Соңгы берничә елга күз салсак, райондаш язучыларыбызның киң колач алып иҗат итүләрен күрәбез. Районыбыз тарихын мәңгеләштерүдә зур хезмәт куйган, киләчәкне күз алдында тотып, гасырлар авазын бүгенге көнгә кайтаручы Мәдинә Һәм Бакый Зиятдиновлар, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Рәфкать Зарипов, Мәгъүм Мөхәммәтҗанов, Ленура Сафина, Рәфыйк Шәрәфиев,Фаил Ибрагимовларның тарихи ядкарьләрен; кайнар йөрәкле, тынгысыз каләм осталары Фәридә Шакирова, Мәгъмурә Хөрмәтуллина, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Энҗе Закирова, Фаварис Галиевларың шигъри тәлгәшләрен бу урында зурлап әйтеп узарга кирәктер. Аларның көчле каләме аша, районыбызның рухи дөньясы матур сәхифәләр белән тулылана.

Бүген исә әдәбият дөньясы тагын бер китапка баеды. Халыкның рухи байлыгын мең еллар кичереп яңгыраткан җыр-моңнарына гашыйк Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзенең 40 елга якын гомерен Балтач районы мәдәниятын үстерүгә багышлаган Нәҗип Әминовның "Ике язмыш" исемле бай эчтәлекле китап дөнья күрде. Биредә авторнын соңгы елларда иҗат иткән пьессалары, повестьлары, төрле темаларны үз эченә алган 27 хикәясе, һәм 31 җыры тупланган. Район тарихында мондый үзгә китап әле беренчесе дип әйтсәк тә дөрес булыр.

- Һәр язылган әсәр - ул кешеләр язмышы. Кемдер аларны укып үз тормышын күрә, чагыштыра. Кайбер хикәяләремдә Балтач районы кешеләренең тормышы чагылдырылган, кайберләре кешеләр сөйләве буенча язылган. Язган вакытта чын әсәр тудырыр өчен башка язмалардан да, үзеннән дә нидер өстәп тулыландырырга туры килә. Ләкин күбесе чынбарлыктан алынган. Китабымда урын алган "Әйт, ни гаебем бар?", "Укылмаган хат", "Үкенү", "Язмыш сынаулары" хикәяләрендә Балтачлылар үзләрен танырлар, дип уйлыйм, - ди автор.

Китапта авторның туган ягына, аның тарихына багышлап язылган әсәрләре, шулай ук фантастик хикәяләр дә урын алган.

"Ике язмыш" пьесасына" аерым тукталасы килә. Бу әсәр сугыш темасын үз эченә ала. Биредәге вакыйгалар безнең авылда бара. Сугыштан соң авылга ирләрнең бик азы гына әйләнеп кайта. Һәм билгеле, алар өчен көрәш башлана. Бу көрәш ярышта кемдер кешелеген югалта, кемдер чын кеше булып кала. Кемгәдер соңыннан үкенергә генә кала. Вакыйгаларның 80 % ы чынбарлыкка туры килә. Ә калганы матурлау, тулыландыру. Әдәбиятта шундый термин бар "Худоҗественный вымысел", диләр. Әсәрнең чынбарлыкка туры килүен шуның белән дә расларга була.

Нәҗип Әминов райондашларыбызга композитор буларак та яхшы таныш. Җырларны ул мәдәният институтында укый башлагач, музыкаль белем алгач яза башлый. Китапта Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Роберт Әхмәтҗанов, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Дифкат Сирай, Флера Тарханова, Нияз Акмал, Гөлшат Зәйнашева, Ләйлә Дәүләтова, Ркаил Зәйдулла шигырләренә язылган барлыгы 31 җыр урын алган. Шулай ук алар арасында үзебезнең җирле шагыйрәләр Фәридә Шакирова, Энҗе Закирова, Мәгъмурә Хөрмәтуллина, Ләйсән Кәлимуллина, Фаварис Галиев шигырләренә язылганнарын да күрергә мөмкин.

Кичәдә Нәҗип аганың хезмәттәшләре, коллегалары, укучылары тарафыннан җылы сүзләр, изге теләкләр күп әйтелде, нәфис сүзләр һәм җырлар башкарылды, спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Кыскасы, тамашачы Нәҗип Әминовның иҗат бакчасында булып, аның татлы җимешләрен татыды.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.
Язма өчен район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм
Балтач мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхвәтуллина
әзерләгән сценарий кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250