5 апрель 2016 яңалыклары
-
Яшь профессионаллар ярыша
7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 компетенция буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Ачык төбәк чемпионаты узачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев сөйләде.
-
Ришвәт турында монда хәбәр ит
Әгәр Сезгә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен хезмәт вазыйфаларыннан файдаллану, "хөкүмәт акчасын үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу" очраклары билгеле булса, "Ышаныч ящиклары"на язып сала аласыз, алар түбәндәге адрес буенча урнашкан:
-
«Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылышучы парларларны кавыштыра
Ел башынннан Казан ГХАТ (ЗАГС) идарәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләүче парлар белән очрашулар уздыра.
-
“Ике язмыш” китабы дөнья күрде
Күптән түгел район мәдәният үзәгендә Нәҗип Әминовнын "Ике язмыш" китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.Чарага Казаннан заманында "Хезмәт" газетасында эшләп киткән, бүгенге көндә "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, язучы Камил Кәримов, танылган эзтабар әдип, шагыйрь, публицист Шаһинур Мостафин да кайткан иде.
-
Шеңшеңәр сәхнәсендә – «Кызлар килде авылга»
Район Халык театрының тамашачы күңелен яулаган «Кызлар килде авылга» спектакле 8 апрель көнне Шеңшеңәр мәдәният йортында куелачак.
-
Балтачта чын яз – атна азагына 16 градуска кадәр җылыта
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда атна азагына һава температурасы сизелерлек югары күтәреләчәк.
-
Югары Субаш авылында яшәүче кадерле әниебез ЗӨЛФАНУР ГАТИАТУЛЛИНАның 60 яшьлек юбилее.
Югары Субаш авылында яшәүче кадерле әниебез ЗӨЛФАНУР РИЯЗ кызы ГАТИАТУЛЛИНАның 6 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
-
Нормада кабаттан «Әби, баҗай, өчпочмак» комедиясе
Ишетми, күрми, белми калмагыз!!! 7 апрель көнне Норма мәдәният йортында күп тамашачылар соравы буенча кабаттан, Раушан Шәриф әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Әби, баҗай, өчпочмак» спектакле куелачак.
-
"Каравыл, коткарыгыз!"
Мәгълүм булганча, район мәдәният үзәгендә 3-6 апрель көннәрендә авыл мәдәният учаклары арасында оештырылган татар театрының 110 еллыгы уңаеннан оештырылган "Театр яктылыкка, нурга илтә" драмтүгәрәкләр бәйгесенең финал өлеше бара.
-
Балтачта яңа “Ислам нуры” мәчете ачыла
7 апрель көнне бистәнең гимназия микрорайонында яңа "Ислам нуры" мәчетенең тантаналы ачылышы була. Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казаннан рәсми кунаклар, дин әһелләре, күрше-тирә районнардан хакимият вәкилләре, район халкы катнашыр дип көтелә.
-
Балтач балалары туган ягын фото һәм рәсемнәргә төшерә
"Факел" яшүсмерләр клубы "Туган як" темасына багышланган фото һәм рәсемнәр конкурсы игълан итә.
-
Татарстан үрнәген Россия мәктәпләрендә кулланмакчылар
Россия Генераль прокуратурасы илнең Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәп укучыларына бушка китап һәм эш дәфтәрләре бирү мәсьәләсенә ачыклык кертергә чакыра. Әлеге уңай тәҗрибә Татарстан, Хабаровск өлкәсе һәм Санкт-Петербургта бар инде.
-
Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә көрәш ярышлары узды
Үзенең тыйнаклыгы, чибәрлеге белән күпләрне әсир иткән якын дустыбыз Габделфәрт Рәфыйковның арабыздан киткәненә дә инде 21 ел булган. Быелгы көчле бураннар да нәкь менә аны җирләгән көнгә туры килде. "Табигатебез дә аны юксынып искә алды", дип башлады үз чыгышын район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев.
-
Балтачка республика баш суд приставы килә
8 апрель көнне районыбыз гражданнарын республикабазның баш суд приставы Радик Мөдәрис улы Ильясов кабул итәчәк.
-
Хезмәттәшебез Фирдүс Фарук улы Шакировның гомер бәйрәме.
Бүген 5 апрельдә редакциябез хезмәткәре - сайтыбызның веб-редакторы Фирдүс Фарук улы Шакировның гомер бәйрәме.