Мәгълүм булганча, район мәдәният үзәгендә 3-6 апрель көннәрендә авыл мәдәният учаклары арасында оештырылган татар театрының 110 еллыгы уңаеннан оештырылган "Театр яктылыкка, нурга илтә" драмтүгәрәкләр бәйгесенең финал өлеше бара.
Жюри тарафыннан уңышлы дип табылган, югары бәя алган спектакльләр кабат сәхнәдә куела. Бүген 5 апрель көнне Карадауган үзешчәннәре "Каравыл, коткарыгыз!" комедиясен, ә иртәгә - 6сы көнне Сосналылар "Диләфрүзгә дүрт кияү" спекаклен тәкъдим итәчәк. Ахырда бүләкләү тантанасы булачак. Спектакльләр кичке 7.00дә башлана. Рәхим итегез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев