Балтачта яңа “Ислам нуры” мәчете ачыла
Дин һәм тормыш

Балтачта яңа “Ислам нуры” мәчете ачыла

7 апрель көнне бистәнең гимназия микрорайонында яңа "Ислам нуры" мәчетенең тантаналы ачылышы була. Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казаннан рәсми кунаклар, дин әһелләре, күрше-тирә районнардан хакимият вәкилләре, район халкы катнашыр дип көтелә.

Тантанада катнашырга теләгән халык сәгать 10.00да гимназия тукталышы янында урнашкан "Бәхет" кибете янына җыелып, мәчеткә тәкъбир әйтеп юл алачак. Ә ачылу тантанасы - 11.00 сәгатьтә булачак. Хәерле сәгатьтә булсын! Амин!
Игътибарлы булыгыз! Әлеге чара уңаеннан бу көнне бистәдә Ленин урамының район үзәк хастаханәсе ягындагы өлешендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә транспорт йөреше чикләнеп торачак. Юлга чыкканда иътибарлы булуыгыз сорала!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев