Балтачта чын яз – атна азагына 16 градуска кадәр җылыта
Төрлесе

Балтачта чын яз – атна азагына 16 градуска кадәр җылыта

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда атна азагына һава температурасы сизелерлек югары күтәреләчәк.

Ял көннәренә республикада 16 градус җылы булуы көтелә. Чамадан тыш җылылык башта Мәскәү халкын сөендерәчәк, дип фараз кылына - анда 21 градус җылы булачак, дип ышандыра синоптиклар.

Дөрес, көннәр җылы булса да, һава торышы чалт аяз гына тормаячак икән. Алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, кыска вакытлы гына яңгыр явуы да көтелә.
Фото: gismeteo

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев