Россия Генераль прокуратурасы илнең Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәп укучыларына бушка китап һәм эш дәфтәрләре бирү мәсьәләсенә ачыклык кертергә чакыра. Әлеге уңай тәҗрибә Татарстан, Хабаровск өлкәсе һәм Санкт-Петербургта бар инде.
Идарә тармагының тәкъдиме Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов исеменә язылган. Россия Генераль прокуратурасы рәсми вәкиле сүзләренә караганда, хәзер төбәкләрдә бердәм практика юк - бер белем йортында эш дәфтәре һәм китаплар бушка таратылса, икенчеләрендә аны әти-әниләр үз акчасына ала.
Прокуратура тикшерүе юктан гына тумаган - әти-әниләрдән мөрәҗәгатьләр күп булган. Бактың исә бүген канун документларында һәм дәүләт нормативларында каршылыклар да бар икән. Шуның аркасында кайбер мәктәпләр бушка эш дәфтәрләре бирергә каршы килә, ди.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев