Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Югары Субаш авылында яшәүче кадерле әниебез ЗӨЛФАНУР ГАТИАТУЛЛИНАның 60 яшьлек юбилее.

Югары Субаш авылында яшәүче кадерле әниебез ЗӨЛФАНУР РИЯЗ кызы ГАТИАТУЛЛИНАның 6 апрельдә 60 яшьлек юбилее.

Әни! Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Күңел җылылыгы бирүче, киләчәктә өмет, таяныч булучы, безне һәрчак кайгыртып торучы бердәнбер кеше. Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, куанычлы гомер, шул гомергә җитәрлек сәламәтлек телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын, күңелеңдәге изгелегең үзеңә яхшылыклар булып кайтсын. Әти белән куанып, сөенеп, картлык көнегездә матур итеп яшәргә язсын!

Шатлык-куанычлар юлдаш булсын, әни,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен дә
Күз карасы кебек сакласын.


Иң изге теләкләр белән әтиебез Нургали, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Фото: shafaliufa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250