Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә көрәш ярышлары узды

Үзенең тыйнаклыгы, чибәрлеге белән күпләрне әсир иткән якын дустыбыз Габделфәрт Рәфыйковның арабыздан киткәненә дә инде 21 ел булган. Быелгы көчле бураннар да нәкь менә аны җирләгән көнгә туры килде. "Табигатебез дә аны юксынып искә алды", дип башлады үз чыгышын район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев.

"Ярышларны оештырырга "Яңа тормыш" идарәсе, җирле үзидарә, мәктәп коллективы, Фагыйль Шәфигуллин, Сәйдәш Мәгьсүмов кебек дусларым бик нык ярдәм иттеләр. Рәхмәт аларга", диделәр, ярышларны оештыручылар, мәрхүмнең энеләре Илһам һәм Илдар. Чыннан да, чын дуслар әнә шундый вакытта беленә дә инде ул. Ярышларга мамадышлыларның килүе, бер яктан куанычлы, матур күренеш булса, икенче яктан яшь көрәшчеләребез беркадәр сынау да булды. Китаплардан гына укып белгән РСФСРның спорт осталары Фарил Фатыйхов, Григорий Абрамов кебек дәрәҗәле көрәшчеләрне дә күрү бәхетенә иреште балалар. Һәрхәлдә, әнә шундый аралашу балаларда татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияләүдә үзенә күрә бер тәрбия чарасы да булып та тора. Бик күңелләре булып киткән күршеләребенең. Берничә көн үткәч, телефон аша үзләренең рәхмәтләрен кабат җиткерделәр.
Чиста көрәшә хәзер балалар. Мамадыштан да оста көрәшчеләр килгән иде. Быел, Әдел Шәйдуллин дигән егетләре икенче мәртәбә инде Балтачтан чемпион китте. Безнекеләр дә сер бирмәде. Танылган спорт остасы Айдар Гәрәев үзенә менә дигән алмаш әзерләп килә. Айзат бу юлы да иң чиста көрәшүче буларак танылып, Борнактан Наил Нургалиевның махсус бүләгенә лаек булды.
Смәелдән Илгизәр Габделбәров, Фирдүс, Илгизәр Галимуллиннар, Чутайдан Фәннур Әгьлиуллин /Смәелгә килеп шөгыльләнә.Н.С./ кебек көрәшчеләребезнең үсеп килүе безнең өчен аеруча күңелле хәл. Ярар инде, Чепья, Яңгул көрәшчеләре турында без барыбыз да хәбәрдар. Ләкин менә элек гөрләп торган Субаш җирлегеннән көрәшчеләрне күрмәү күңелсез хәл. Ничек тә аякка бастырасы иде бу төбәктә милли көрәшне. Балалар белән аерым бер шөгыльләнүче булса, малайлар йөрер иде ярышка. Нормадан команда булмау исә берниинди кысага да сыймый. Әкренләп шундый төбәкләребезне тәнкыйть утына да алмыйча булмас, ахырысы.
Кубокны кабат келәм хуҗалары үзләрендә калдырды. Тагын күпләрне шаккатырып, Смәел егетләре икенче урынны яуладылар.Чепья егетләренә тагын юл куярга туры килде.
Ә инде 2000 елгы һәм аннан соңгы елларда туган 72 көрәшче арасында җиңүчеләребез түбәндәгеләр:
36 кг.кадәр Әдел Шәйдуллин /Мамадыш/, Алмаз Галләмов /Арбор/, Кирилл Кузнецов /Яңгул/,
40 кг.кадәр Владислав Михайлов, Зөлфәт Җиһаншин /икесе дә Мамадыш/, Тимур Зайцев /Яңгул/,
43 кг.кадәр Фирдүс Зәкиуллин/ул берүзе иде.Н.С. /Смәел/,
46 кг.кадәр Айзат Гәрәев /Яңгул/, Рәсүл Дәүләтшин /Куныр/, Вячеслав Михайлов /Мамадыш/,
50 кг.кадәр Илназ Мифтахов /Чепья/, Бабоеров Мәлик /Мамадыш/, Рифнур Хәбибуллин /Яңгул/,
55 кг.кадәр Руфил Хәбибуллин /Яңгул/, Наил Бектурсонов /Яңгул/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/,
65 кг.кадәр Илнур Кәримуллин /Мамадыш/, Илгизәр Габделбәров /Смәел/, Азат Гыйләҗев /Мамадыш/,
75 кг.кадәр Илсаф Рәфыйков, Руслан Йосыпов /икесе дә Яңгулдан/, Фәннур Әгьлиуллин /Смәел/, югары үлчәүдә Инсаф Рәфыйков /Яңгул/, Айнур Ганиев /Норма/, Инсаф Ганиев /Яңгул/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250