Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Моңнар белән сугарып

Салавыч мәктәбендә озак еллар өлкән тәрбияче булып эшләгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, гармун моңнары белән күп кенә райондашларның күңелен яулаган Җәмилә Сибәгатуллинага багышлана.

Уйна, әйдә, гармуныңны,
Безнең йөрәк җилкенсен.
Яшьлек елларына кайтыйк,
Күңел хискә төренсен.
Җилкендереп канат куйдың,
Балаларны җырлатып.
Һәммәсенә нур таратты
Көләч йөзләрең балкып.
Ихлас, эчкерсез зат булдың,
Рәхәт бит синең янда.
Гел яхшылыкка омтылдың
Дәртең кайнап торганда.
Биеттең дә, җырлаттың да
Иҗади сәләт белән.
Юмарт йөрәгең һәркемгә
Ачыкычын таба белгән.
Уйна әле, гармуныңны,
Моң җаннарны айкасын.
Әнә шулай, актив яшәп,
Дөнья ямен табасың.
Елмаеп- көлеп яшисең,
Җанда сагышны куып.
Син бит безгә үрнәк булдың,
Сеңдереп шатлык нурын.
Җылы хисле өлкәннәрнең
Уң булсын гомер юлы....

Фәридә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь