4 октябрь 2018 яңалыклары
-
Бурычлары булган 91 меңнән артык Татарстан кешесен ил чикләреннән чыгармыйлар
Бурычны тулысынча түләгәч кенә, бу кешеләр Россия чикләреннән чыга алачак.
-
Балтач өлкәннәре дә көй таный
“Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнү узучылар янына “Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре килделәр.
-
Гармун моңнары яшьлеккә алып кайтты (+фото)
Куныр-Шода авылы өлкәннәре өчен "Өзелмәсен тормыш җырыгыз" дип исемләнгән бик матур ял кичәсе булды.
-
Татарстанда "Бердәм урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башлана
300 гектар мәйданда 1,3 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
-
Euroskills 2018 медалисты: Мондый җиңүдән соң безне “Татнефть”кә эшкә чакырырга тиешләр
Euroskills Budapest 2018 чемпионатында эшмәкәрлек өлкәсендә җиңгән Карина Халеева үзенең кичерешләре белән уртаклашты.
-
“КАМАЗ” яңа газ двигателе эшләп чыгара башлаячак
12 литрлы яңа двигатель 450 ат көченә тиң булачак, диде “КАМАЗ” генераль директоры.
-
Балтачта автобуста да чәчәкләр бирәләр?...
"Наз" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова җитәкчелегендә “Волонтер” үзәге активистлары "Чәчәкләр сезнең өчен, безнең кадерлеләребез!" дип исемләнгән чара уздырдылар.
-
“Бер генә өлкәнебез дә игътибарсыз калмаячак!” (+фото)
Олыларны хөрмәтләүгә багышланган игелекле эшләр ункөнлеге дәвам итә. Күмәк хуҗалык, җирле үзидарә, оешма-предприятие коллективлары үз мөмкинлекләреннән чыгып, өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтщ: бәйрәм пакетлары өләшә, чәй табыны артына дәшә.
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативына грантны 70 миллионга кадәр арттырырга җыеналар
Быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сум грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.
-
Казанда Dahua Technology Кытай компаниясенең Идел буендагы вәкиллеге ачылачак
Кытай компаниясе Татарстанда “акыллы” видеокамералар җитештерә башлаячак.
-
Бөрбаш көрәш мәктәбе нәрсә белән данлыклы?
Татар көрәше тарихында «Балтач мәктәбе», «Васыйл мәктәбе» дигән төшенчәләр яшәп килә.
-
Татарстанның IT-паркы Кытайда вәкиллек ачуны планлаштыра
Шэньчжэнда Huawei, Hikvision һәм Dahua Technology кебек компанияләр эшли.
-
Татарстанда Малазияның Джохор штаты солтаны килүен көтәләр
Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Исмаил әфәнде белән Малазиягә эш сәфәре вакытында очрашкан һәм аны Татарстанга чакырган.
-
Балтач чәе бетте – җиңүләр китте
Танылган көрәшчеләр тамашачылар хәтерендә матур җиңүләре белән генә түгел, келәмдә үзләрен тотышлары, аларга гына хас булган гамәлләре белән дә истә кала.
-
Моңнар белән сугарып
Салавыч мәктәбендә озак еллар өлкән тәрбияче булып эшләгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, гармун моңнары белән күп кенә райондашларның күңелен яулаган Җәмилә Сибәгатуллинага багышлана.