Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач чәе бетте – җиңүләр китте

Танылган көрәшчеләр тамашачылар хәтерендә матур җиңүләре белән генә түгел, келәмдә үзләрен тотышлары, аларга гына хас булган гамәлләре белән дә истә кала.

Көрәшчеләрнең үз гадәтләре: 8 факт.

Танылган көрәшчеләр тамашачылар хәтерендә матур җиңүләре белән генә түгел, келәмдә үзләрен тотышлары, аларга гына хас булган гамәлләре белән дә истә кала. “Ялкын” журналы хәбәрчесе шундый үзенчәлекле күренешләр, гадәтләрне хәтердән яңартырга булды.

1. Балтач чәе бетте – җиңүләр китте

Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов, Рифкать Хөсәенов, Илдар Рафиков, Марат Гомәров, Рәдис Галләмов, Айдар Гәрәев… Узган гасырның 90нчы еллар азагы һәм яңасының башында Балтач районы данын югары күтәргән көрәшчеләрнең кайберләре генә бу. Менә шул чор көрәшчеләре бил алышканда Балтач командасында матур гадәт бар иде: игътибар иткәнегез булса, сөлгеләрне билгә бәйләгән вакыттан файдаланып, термостан кайнар чәй эчә иде егетләр. Маңгайдан тәгәрәгән тир борын очын чылата, “тып” итеп идәнгә тама, ә Балтач көрәшчесе еш-еш сулап, термос капкачына салынган кайнар чәйне эчә… Искә төштеме?

Хәзер Балтачлар да башка көрәшчеләр кебек шешәдәге суга гына өстенлек бирә. Җиңүләре дә сагындыра башлады. Әллә хикмәт чәйдә булды микән?..

2. Начар гадәт йогышлы була

2000нче еллар башында татар көрәше җитди бер үзгәреш ясады – футболка киеп көрәшә башладык. Болай эшләү келәмдә көндәшеңне хөрмәт итү, чисталык булдыру өчен кирәк, көрәшнең башка төрләрендә киемсез көч сынашулар юк, диелде. Еллар узу белән болай эшләүнең дөрес карар булуы аңлашылды.

Әмма көрәш киеме “комачау иткән” көрәшчеләр дә табылды. Андыйлар көндәшенең футболкасын “тешли” башлады. Сөлгене билгә җайлап салу өчен кулай, дип аңлаттылар бу эшләрен. Татар көрәшенә бу “яңалык”ны Руслан Нургалиев кертте, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма монысы исбат ителмәгән. Бу гадәтнең башкаларга йогуы гына факт. Бәлки андыйларга кисәтү бирергә вакыт җиткәндер?

 

 

 

 

3. Шапка, сөлге һәм бүрек

Берара келәмгә чыгарга әзерләнгән көрәшчеләрнең 20-30 проценты җылы көрәш залында да баш киеменнән йөрүне гадәткә керткән иде. Җылынып чыгу өчен кирәк, янәсе. Шуңа бәйле рәвештә микрофонлы хөкемдарларның “усаллары” аларга кисәтү дә ясаштыргалады. Соңгы вакытта “башлыклылар” бармак белән генә санарлык калды. Шапканың гына булышмавы аңлашылды бугай.

Баш киеме димәктән, бу мәсьәләдә данлыклы көрәшче Илнар Әхмәтҗановны берәү дә уздыра алмады – хәтерләсәгез, ул шапка эченнән сөлге дә салып калдыра иде. Сәерме? Илнар алай санамады, шапкасын да салмады һәм бер-бер артлы җиңүләр яулады.

4. Боксчы көрәшчеләр

Спорт остасы Булат Хәбибрахманов белән атказанган спорт остасы Марат Зәкиевны нәрсә берләштерә? Дөрес әйтәсез: боксчылар кебек авызга капа кабып көрәште алар. Татар көрәшендә алар кебек тешләрен саклап көрәшүчеләр башка булмады кебек. Марат абыйны ветераннар арасында бил алышуын әле дә күрәбез, Булат тренерлык эшенә чумды. Ә ир-егетләр бил алышкан келәмдә “боксчылар” калмады.

5. Илшаттан өйрәнегез

Ярыш алдыннан авырлыгын махсус киметкән, спортчыларча әйтсәк, “вес куган” көрәшчеләрнең үзләре генә белгән ысуллары бар: мунчада парлану, пакет уранып, өстенә калын киенеп йөгерү, ач тору, шуның өстенә кабыгы белән лимон ашау һәм курка-курка үлчәүгә басу… Ике көрәшченең берсе шуның аша узган.

Бүген авырлыгы 100 килограммга җиткән Арча көрәшчесе Илшат Идиятов – моннан 20 еллар чамасы элек авырлыгын “куып”, 55-60 килограммда көрәшкән егет. Аның ысулын берәү дә кабатлый алмас, мөгаен: иртәгә үлчәнәсе дигән көнне авырлыгын кирәгеннән 0,5-1 килограммга артыграк “куа” да Илшат: “Кайтып ашарга да була”, – дия торган иде. Монысы – келәмгә чыкканга кадәрге батырлык, дигән сүз.

6. Җиңү шатлыгы

Нәфис Миңнебаев сальто ясый, кемдер келәмне үбә, икенче берәүне иптәшләре күккә чөя – татар көрәшендә җиңүне бәйрәм итүнең нинди генә ысуллары юк. Футболдагы кебек өс киемен салып, йөгереп йөрүчеләр генә күренми. Шулай да Балтач легендасы Айдар Хәйретдинов кебек уңышын ихлас бәйрәм итүчеләр башка кабатланмас. Һәр уңышлы алымыннан соң горур гына келәмне бер әйләнеп чыга торган иде ул. Айдарга гына килешә иде бу. Шуңа да Балтач батыры келәмгә чыккан саен тамашачы да аның тизрәк уңышлы алым ясавын көтте. Сагындыра!

7. Диңгез буе, фермердан ат һәм башкалар

Команда уңышы аерым көрәшчеләрнең келәмдә бил алышу осталыгына гына түгел, келәмнән читтәге дуслыкка да бәйле. Инстаграмдагы яңалыкларга күз салыгыз: Әлмәт көрәшчеләре бергәләп диңгез буенда ял итә, Чаллы һәм “Ак Барс” көрәш сарае көрәшчеләре дә команда белән җәйге ял оештыра. Ә Теләче көрәшчеләренең ялы уңышларга бәйле – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырылган ярышта әйбәт чыгыш ясаган саен җирле фермер, танылган көрәшче Сәгыйть Гыйниятуллин ат чалып, көрәшчеләрне кунак итә. Нәтиҗәсе күз алдында: телгә алынган дүрт команда – соңгы елларның лидерлары.

8. Көрәшчеләр эреләнә, ә хөкемдарлар?

Авыр гәүдәле көрәшчеләрнең саны шулкадәр артып китте ки, хәтта аларны икегә бүлеп көрәштерә башладылар. Менә инде ничә ел келәмдә 130 килограммлы көрәшчеләр аерым, аннан да авырраклары үзара бил алыша. Шунысы кызык: үч иткәндәй алар бил алышканда келәмдә кечкенә гәүдәле хөкемдарлар хөкем итә һәм билгә сөлге бәйләгәндә көлкеле хәлгә кала. Бәлки пәһлевандай хөкемдарлар да әзерли башларга вакыт җиткәндер?..

Фәрит Салихов

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш