Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбаш көрәш мәктәбе нәрсә белән данлыклы?

Татар көрәше тарихында «Балтач мәктәбе», «Васыйл мәктәбе» дигән төшенчәләр яшәп килә.

Әнә, 1976 елда Чиләбедә узган Россия чемпионатында Балтачның, төгәлрәге, Бөрбаш көрәш мәктәбенең сигез егете Россия чемпионы титулына ия була.

Әйе, 70нче елларда Татарстан һәм Россия көрәш җәмәгатьчелеген Бөрбаш көрәш мәктәбе дигән сүзләр куркытып тора башлый. Кайчан, ничек башлана соң бу хәлләр? Башында кем тора?

Васыйл Гарифуллин дигән көрәшче егетне бездә белмәүчеләр бик сирәктер. Балтач районының Нормабаш авылы егете Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап кайта да (әлеге урта белем бирүче уку йорты татар көрәшенә бик күп баһадирларны тәрбияләп чыгара), Бөрбаш мәктәбендә көрәшергә атлыгып торган яшь җилкенчәкне үз тирәсенә туплый. Остазлык итеп кенә калмыйча, Васыйл абый үзе дә шәп көрәшче буларак таныла. Бер-бер артлы район күләмендә җиңүләр яулап, инде шактый ныгыган, остарган берзаман республика күләмендә дә таныла башлый. Төрле елларда шушы мәктәп өйрәнүләрен узган батырларның исемнәре генә дә ни тора бит: Фидаил Шакиров, Хәмит Кәримуллин, Котдус Зарипов, Рафис Шәрифуллин, Дамир Гобәйдуллин, Миннегали Шакиров, Сәлимҗан Әхмәтҗанов, Вәгыйз Фазлыев, Рифкат Хөсәенов, Васыйл Гарифуллин үзе… 1976 елда Чиләбедә татарча көрәш буенча Россия чемпионаты уза. Шунда барган Татарстан егетләренең сигезе нәкъ менә Бөрбаш көрәш мәктәбеннән була. Һәм сигезе дә РСФСР чемпионаты исемен яулый! Шәп бит? Әлбәттә! Ахыр чиктә, В.Гарифуллин эшләгән елларда Бөрбаш көрәш мәктәбеннән 14 (!) спорт остасы чыга!

Бөрбаш урта мәктәбендә көрәшчеләргә атап бик матур стенд урнаштырылган. Анда матур гына бер шигырь юлларыннан өзек күңелгә кереп калды:

Татар егетләре сугышмыйлар,

Татар егетләре көрәшәләр.

Бил алышып, көрәшә-көрәшә,

Татар егетләре берләшәләр!

Бердәм булсак иде!

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш