Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Новоиспечённая” Шәрәфетдинова мин, ди Миләүшә

Райондашыбыз, матур җырлары белән үзенә гашыйк иткән Миләүшә Сафина пәнҗешәмбе көнне Шәрәфетдинова булды.

«ЗАГСка өчәү генә бардык, кеше җыймадык. Якыннарыбыз, дусларыбыз белән икенче атнага билгеләп үтәчәкбез», дип сөенечле вакыйга белән бүлеште социаль челтәрләрдә Миләүшә. Кәләшнең дә, ире Фагыйльнең дә йөзләрендә бәхетле елмаю балкый иде.

Миләүшәнең тормышында зур сынаулар аша үтүен – кызы Мәрьям авыруын, әтисен югалтуын беләбез. Бүгенге көнгәчә җырчы райондашыбыз нык булып, баласын сәламәтләндерүгә бөтен көчен куеп яшәде. Ә хәзер алар бу авырлыклар белән парлап көрәшәчәк. Миләүшәне насыйп ярын табып, матур тормыш корып җибәрүе белән ихластан котлыйбыз. Мәрьямне дә, кечкенә уллары Даниярны да тигезлектә, матур итеп үстерергә язсын.

Фото социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев