Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түбән Кенәнең яңа клубын маймыллар баскан (фото)

Бусаганы Маймыл елы атлап керде. Шуңа да кем ничек булдыра ала, шулай маймылланып каршы алды 2016нчы елны.

Әнә Түбән Кенә авылы халкы бигрәк тә тырышкан. Әйтерсең лә, тарих дәреслекләре аша гына күреп белгән борынгы замандагы кешелек тарихының яралу чорын гәүдәләндергәннәр диярсең... Яңа ел кичәсенә маймыл булып киенеп килүчеләр күп булган, авыл клубын "басып" алганнар. Иң кызыгы шул, алар бер-берсенә бөтенләй охшамаган - һәркайсының үз йөзе бар. Кыш бабай белән Кар кызы да алар белән бик тиз уртак тел тапкан. Маймыллар компаниясенә клоуннар да кушылган. Инде Яңа ел тамашалары узып киткәч, Түбән Кенә авыл клубы мөдире Кадрия Галимуллинаның интернет челтәрендәге шәхси битендә маймылларның чын йөзләре ачыла. "РӘХМӘТ "СӘЙЛӘН" АНСАМБЛЕНӘ!!!" дип язып куя ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250