Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьләрнеке яшьләрчә, утлары да башкача (+бик күп фото)

Узган шимбә район мәдәният йортында “Яшь буын – 2020” проектының Гала-концерты узды. Озак барды ул, кичке сәгать җидедә башланган иде, төнге уннарга кадәр дәвам итте. Тик аның озынлыгы-озаклыгы сизелмәде шуның белән – биредә районның барлык авылларыннан да диярлек  яңа яшь йөзләр, яңа төр чыгышлар күп иде.

Күңелле, көлдергеч, күңел күтәргеч  номерлар янәшәсенә уйландырырлык, гыйбрәт алырлык чыгышларны  азаккарак куеп та оештыручы-сценаристлар отты. Кайбер отышлы күмәк биюләрнең җыр белән бергә куелуы да әйбәт булды, алайса күптин-күп, чуктин-чук номерлар белән төн чыга идек, тик берәү дә кайтып китмәс иде, мавыктыргыч сериалларны да бит карап бетермичә телевизорны сүндермибез.

Әлеге концертта Шода, Куныр якларында мәдәниятнең янәдән чәчәк атуы ачык чагылды. Бигрәк тә тел осталыгы төрле миниатюраларда күренде. Ничек аларның юморлары шулкадәр оста килеп чыга?! – гади, халыкчан, тормышчан, һичнинди ясалмалылык юк, артык тырышмыйлар да үзләре, басынкы гына уйныйлар, әмма көлдереп хәлдән тайдыралар. Япон вәкиле белән булганы да аеруча тәмле, ямьле юмор иде. Салавыч Сәрдегәне авылында бәйрәмнәр оештыргандагы бердәмлекне район сәхнәсендә дә таныйлар хәзер. Авыл үзешчәннәре җүләрләр йортындагы миниатюраны шулкадәр оста итеп башкардылар, тамашачы алкышлап туймады үзләрен.

Шушындый мәгънәле, үтемле концертларга зал тулы тамашачы җыясы килә, ташып, тулып торсын алар, башкаланың танылган артистлары килгән кебек, бер буш урын да калмасын. Сәхнә бизәлешен генә күр әнә, тамашачы күңеле өчен күпме утлар тотыла биредә, аз сандагы тамашачыдан кергән 100 тәнкәлек билет бәясе  күңел күрке өчен тотылган чыгымнарга иш булалмый, әлбәттә. Ә яшьләр концерты бүтәнчә була да алмый, аларга заман сулышы – шоудагы кебек балкып торган утлар кирәк, инде бер күргәч андый матурлыкны-“батырлык”ны башка тамашаларда да күрәсе килә башлый. Яшьләр – безнең киләчәк, дигәнгә әллә ни исебез китмәс, ә менә без алар кулына калачак дисәк уңайрак кабул ителер. Киләчәктә ни көтәсен, ни өмет итәсен бүгенге яшьләрдән чыгып күзалларга була, аны шәрехләүченең берсе нәкъ менә шул мәдәният –сәнгать өлкәсе тора да инде. Буыннардан-буыннарга күчеп укып киленгән шагыйрә Клара Булатованың иҗатын янәдән сәхнәдә яңгырату (рәхмәт жюрига, кабатланган дип төшереп калдырмавына) – Сиңа кайтам... гомеремне, кыл урталай бүлсәм әгәр; Чапшардан Илсия Габидуллинаның әниләргә багышланган, шулай ук концертларда популярлашып килгән шигырен укуы (алдагы концертларда шигырьләрнең авторларын да ишетербез әле!), һәрбер сайланган җырның мәгънәле булуы, биюләрдәге тыйнаклык, киемдәге зәвыклек – яшьләрдәге мән, тәрбия үрнәкләрен чагылдыра түгелме?!

Җирлекләрдәге мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тырышканнар, аһ итәрлек чыгышларны районкүләм дәрәҗәгә күтәрә, этәрә алганнар. Ялыктыргыч номерлар да булмый калмагандыр, андый чакта сиңа төбәлгән утлар да кинодагы немец прожекторлары кебек яктырта, сәхнәдәге төтеннең дә исе сизелә башлый (кемгә нәрсә ошый бит, кемдер җыр гына тыңларга ярата, кемдер гел бию көтеп утыра, кемгәдер шигырь, юмор кирәк). Әмма бу кичереш-күренеш минутлык кына, миллилеккә, тирән мәгънәгә ия җыр-биюләрне бию-батл алыштыра. Бу – заманча бию, ул һәркемгә ошый, бию элементларына байлыгы, хәрәкәтләрнең күплеге һәм дә тигезлеге белән үзенә әсир итә. Кече Лызы, Карадуган, Ор, Куныр яшьләре чын мәгънәсендә дискотека ясадылар, сәхнә алдына чыгып биегән тамашачы гына булмады. Шунда ук Чутайдан Рәнис Сафиуллин авызы белән кош тавышлары чыгарып (битбокс), әлеге номерны тулыландырып җибәрде.

Яшьләр дөньясын аңлар өчен аларны тыңлый, күрә белергә кирәк. Бигрәк тә хәзерге заман яшьләрен. Булдыралармы-булдырмыйлармы, аларның чит телләрдә дә җырлыйсы килә, акробатик күнегүләр ясап та шаккатырасы килә. Салавыч кызы башкаруындагы “Аллилуйя” (Аллага ялвару) җырын гына тыңлыйк, зәңгәр утлар, зәңгәр төтеннәр эчендә моң агыла, Евровидениедән калыш мыни, ничек җырлыйсың килмәс мондый сәхнәдә?!Яшьләребез әнә шуңа омтыла да инде – заманча сәнгать төрләренә, заманча сәнгать шартларына. Аларны аңлый белү үзе бер дәрәҗә. Сәхнәгә районыбызның өч җитәкчесе күтәрелү дә – районыбыз яшьләренә өмет чаткысы бирә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, аның нәкъ тә менә социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, спорт һәм яшьләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин ул көнне сәхнәдә балкыган бер генә йолдызны да күрми калмады, мактау кәгазьләрен, сертификатлар, фотога төшүләрне – “Яшь буын” проектының тиз арада игълан ителеп, 4 зонада куелып, вакытында нәтиҗә ясалуына һәм дә һәрбер чыгыш ясаучының осталыгына  бирелгән югары бәя дип кабул итик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев