Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

??✅ 14 яшькә кадәр 40 процент мәктәп укучысы симерүдән интегә❗️

Укучыларның 31 проценты иртән ботка ашамый. Ә төрле фасфудны, чипсыларны көн саен диярлек ашаучылар бар. 14 яшькә кадәр 40 процент мәктәп укучысы симерүдән интегә.

Район башкарма комитетында турыдан-туры эфирда катнаштык. Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта башлангыч сыйныфта укучы балаларның бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителүе, ризыкның сыйфаты, табынга җылы килеш бирелүе, ашалмый калган ризыкны үлчәп тикшерү турында сүз барды. Билгеле булганча, бушлай кайнар ризык белән туклану өчен федераль казнадан да, республикадан да акча бүлеп бирелә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, быелның дүрт аенда 1-4 сыйныфларның туклануы өчен 859,9 млн сум акча тотылган. Республиканың 1403 мәктәбендә 1763 ризык әзерләү блогы бар. Министр әйтүенчә, башлангычта укучы балалар (быелгы уку елында башлангыч сыйныфларда 209 мең бала белем ала) кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу эшне оештыручылар гына түгел, әти-әниләр дә контрольгә алган.

 

«Казна акча түләсә дә, өстәлләрдә ризык ашалмый кала. Суык ризык бирелә», – кебек күп кенә шикаятьләр килә. Әти-әниләрнең мөрәҗәгатьләренә килгәндә, сүз күбрәк ризыкны бирү белән бәйле эшкә кайтып кала. Мәсәлән, ризык өстәлгә алдан куелырга тиеш түгел. Күп балалар укучы зур мәктәпләрдә бу мәсьәлә бигрәк тә кискен тора. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, табынга куелган ризык 65 градус җылы булырга тиеш. Аннан сәламәтлек өчен файдалы ризыкны ашатырга өйрәтү дә зур мәсьәлә булып торганлыгы ачыкланган.

Роспотребнадзор белгечләре 2-5-10 сыйныфлар арасында анкета уздырган. Сораштырудан билгеле булганча, күп кенә балалар иртән ашамыйча укырга килә. Укучыларның 31 проценты иртән ботка ашамый. Ә төрле фасфудны, чипсыларны көн саен диярлек ашаучылар бар. 14 яшькә кадәр 40 процент мәктәп укучысы симерүдән интегә. Бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара. Шуңа да мәктәптә дөрес итеп төзелгән ризыкны ашату өчен баланы өйдә ботка да, аш та ашатырга өйрәтергә туры киләчәк. Ә СанПинның 2021 елның 1 гыйнварыннан яңа кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Анда мәктәпләрдә кремлы татлы ризык та булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөрес туклану