Балтач районы мәгариф идарәсенең чираттагы җиңүе (+фото)
Узган атнада «Казан» агросәнәгать паркында мәгариф оешмалары казанышларының ярминкәсе узды.
Анда республиканың 200дән артык мәктәп, көллият, техникум коллективлары, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатлары катнашты.
Ярминкәдә шәһәр халкына укучылар һәм студентлар ясаган төрле бакча кирәк-яраклары, тегелгән, текстиль, кулинария әйберләре, йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре сатылды. Моннан тыш, килүчеләр яшь төзүчеләрнең, балта осталарының һәм тимер коючыларның эшләнмәләрен сатып ала алдылар, шулай ук укучылар әзерләгән иҗат номерларын карадылар.
Балтач районы мәгариф идарәсе «Продукция сатуда иҗади якын килү өчен» номинациясендә 1 урынга лаек булды.
Котлыйбыз!
Фотолар Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиеваныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев