Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбе укучылары ял итә белә (фото)

Балтач урта мәктәбенең 5А сыйныф укучыларын кышкы салкыннар куркытмый. Алар 6 гыйнвар көнне «Сабантуй» ял паркында пылау ашап, чәйләр эчеп, чана шуып, ял иткәннәр.

Кышкы ялларны бергә гаилә белән ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә мөмкин булуын Балтач мәктәбенең 5 А сыйныф укучылары раслап күрсәтте. Бала тәрбияләүгә, ялларны гаилә белән бергә үткәрергә вакыт таба алмый, тормыш куган замана ата-аналарына менә дигән үрнәк күрсәттеләр алар! Балалар әти-әниләре белән бергәләп саф һавада, табигать кочагында рәхәтләнеп күңел ачып, балачакларына кире кайтып, таудан чана шуганнар.
Күмер самавырларында чәйләр кайнатып, кайнар пылаулар белән сыйланып, никадәр уңай энергия алганнар алар. Кышкы салкын да куркытмаган аларны. Аларга карап, "Афәрин" дияргә генә кала! Әлеге матур көннең якты хатирәләре өчен әти-әниләр бу чараны оештыруның инициаторы булган сыйныф җитәкчесе Нурия Гарифҗановага олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250