Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Бүген балага белем бирү генә җитми»

25 август көнне район мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең «Балтач районында заманча мәгариф – һәр укучы өчен мөмкинлекләр тудыру» дигән август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдәгеләр Норма урта мәктәбе, Норма балалар бакчасы, мәгариф идарәсе каршындагы күргәзмәләр эшчәнлеге белән танышкачтын, мәдәният үзәге алдында оештырылган «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясендә катнашты. Пленар утырыш район башлыгы Рамил Нотфуллинның сәламләү сүзе белән башланды, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаеваның чыгышы яңгырады.

2020-2021нче уку елында Балтач районында 56 оешма балаларга белем һәм тәрбия бирде. 19 балалар бакчасы, 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 7 төп мәктәп, 11 урта мәктәп, 2 гимназия һәм күппрофильле лицей эшләде. Шеңшеңәр балалар бакчасы мәктәпкә кушылды. Яңа уку елын яңадан өч балалар бакчасын мәктәпкә кушып башлыйбыз.

Мәгариф тармагында 1437 хезмәткәр эшли, шуларның 873е педагог.

Авылларда бала саны кимү  күзәтелә, димәк, балалар бакчаларын мәктәпләргә күчерү дәвам ителәчәк.

Мәктәпләрдә цифрлы платформа кертү күздә тотыла, ул - электрон дәреслекләр, видеоязмалар, аудиоязмалар, текст, бирем, графиклар, логотипларны һәм башка төр материалларны киң кулланып эшләү дигән сүз.Балтач районының 12 мәктәбе укытучылары 5нче июльдән шушы платформада укыту үзенчәлекләрен өйрәнә башладылар, 6 мәктәп август башында кушылды.

2021-2022нче уку елында мәктәпләргә 3881 укучы килер дип фаразлана. Шуларның 376сы беренче класска керә. Балалар бакчаларында 1720 бала булыр дип көтелә.

2020-2021нче уку елында  Балтач районы мәгариф системасында барлыгы 41 оешма мәктәпкәчә белем бирүдә катнашты. 1 нче сентябрьдән «Тургай» балалар бакчасы үз ишекләрен ача.

«Электрон балалар бакчасы» информацион системасында хәзерге вакытта 223 бала чиратта тора.

9нчы сыйныфны 340 укучы тәмамлады. Шуларның 6 сы аттестат ала алмыйча, көзге сынауга калды. Кабаттан тапшырып, билгеләрен төзәтүчеләр дә аз булмады.

10 нчы сыйныфка барырга 165 гариза язылган. Бу мәктәпләрдә бала саны кимүнең бер сәбәбе булып тора. Киләсе елга 9 сыйныфны тәмамлаучыларның 55 проценттан артыгын мәктәптә калдыру бурычы куела.

11 нче сыйныфлар буенча 146 укучының 118е югары һәм махсус уку йортына керергә кирәкле имтиханнарны гына тапшырдылар. Барлыгы 11 фәннән 353 кеше имтихан биргән. Бер укучыга уртача 3 имтихан туры килә.

Нәтиҗәләргә килгәндә, барлык фәннәр дә республика буенча уртача баллардан югары.

2 укучының 3 фәннән 100 баллык результат алуы зур алга китеш булып тора. Балтач гимназиясеннән Әхмәтова Гөлшат рус теле һәм җәмгыять белемен 100әр баллга тапшырды.

Балтач мәктәбеннән Кәримова Диана инглиз теленнән 100 балл алып, өч фәннән барлыгы 293 балл җыйды.

Декабрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе» грантында җиңеп, “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” һәм “Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе” 500әр мең сумлык Грантлар алу хокукына ия булдылар. «Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант» ына Карадуган, Салавыч, Норма, Нөнәгәр мәктәпләреннән 4 укытучыбыз лаек булды.

“Илһам” Бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесендә районыбыз укучылары бик актив һәм теләп катнашалар. Ел саен зона этабына 25-30 бала үтеп, күбесе җиңүчеләр буларак республика сәхнәләрендә бүләкләнде. Быел, 9 укучыбыз җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

28 июнь көнне узган «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак тел күптөрлелеген саклау» мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышында Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кеше катнашты. Чара муниципаль мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен тел күптөрлелеге өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды.

2021нче ел Россия күләмендә Фән һәм технология елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, 1нче сентябрь көнне Фән һәм технология дәресләрен уздыру тәкъдим ителде.

Бөтенроссия олимпиада-ларының муниципаль этабында 32 фән буенча олимпиадалар уздырылды, шушы олимпиадаларда 1413 (узган уку елында 1481 иде) укучы көч сынашып, 617е (узган уку елында 504) җиңүче булды. Сыйфат күрсәткече 43 % (узган ел – 34).

Региональ этапта 104 укучы 25 фән буенча Россиякүләм һәм Республикакүләм олимпиадаларда катнаштылар. Барлыгы – 45 призлы урын яуладылар. Шуның 5се Россия күләм олимпиадаларның региональ этабында, 36 республика күләм, 4се – авыл районнары арасында уздырылучы “Путь к Олимпу” Республика олимпиадасы җиңүчеләре.

Замана җитди адымнар, кыю каралар кабул итүне сорый. Иң беренче чиратта,  уку-укыту сыйфатын дөньякүләм югарылыкка күтәрү, укучыларыбыз белеменең эзлекле һәм конкурентлыкка сәләтле  булуы сорала. Бүген балага белем бирү генә җитми, ә бәлки аңа булачак һөнәрен сайлау һәм тормышта үз урынын табуда ярдәм итү дә зарур. Туган телдә белем һәм тәрбия бирү һәрберебездән дә зур тырышлык таләп итә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева чыгышыннан.

*Фотода киләчәк буын. Әле кайчан гына алар бакчага йөриләр иде, бүген исә мәктәпләрдә белем алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач мәгариф идарәсе педагогик конференция укытучылар