Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйге җинүчеләре һәм призерлары билгеләнде

Республика этабында җиңүчеләргә 500 мең сум күләмендә грант тапшырылачак.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм күрсәтү» гранты.

2021 нче елның июль аенда Министрлар Кабинетының карары нигезендә «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм күрсәтү» грантын отуга бәйге игълан ителде. Башка грант бәйгеләреннән аермалы буларак, бәйгенең нигезләмәсе буенча, мәгариф оешмалары башта муниципаль этапта катнаштылар. Районның 19 мәгариф оешмасы бәйгегә үзләренең материалларын тәкъдим иттеләр. Оешмалардагы балалар саныннан чыгып,  төрле категорияләрдә муниципаль этапның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде: Бөрбаш балалар бакчасы,  Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 3 нче санлы балалар бакчасы,  Салавыч балалар бакчасы,  Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 4 нче санлы балалар бакчасы, Арбор төп гомуми белем мәктәбе, Куныр урта гомуми белем мәктәбе, Сосна төп гомуми белем мәктәбе,  Норма урта гомуми белем мәктәбе, Чепья урта гомуми белем мәктәбе, Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе, Балтач урта гомуми белем мәктәбе, Балтач гимназиясе.

Шулар арасыннан иң югары баллар алган оешмаларның (Бөрбаш балалар бакчасы,  Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 3 нче санлы балалар бакчасы, Арбор төп гомуми белем мәктәбе, Норма урта гомуми белем мәктәбе, Чепья урта гомуми белем мәктәбе, Балтач урта гомуми белем мәктәбе)  материаллары бәйгенең республика этабына тәкъдим ителде. Република этабында җиңүчеләргә 500 мең сум күләмендә грант тапшырылачак.

Фидания Сабирова,

Район мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге грант Балтач мәгариф идарәсе җиңүче мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Балтач мәктәпләре