Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңел «укытучым» дип эндәшә

Укытучы булу җиңел түгел. Балаларны чын кеше итеп формалаштыруда беренче эзләрне, ата-анадан кала, укытучы сала. Ул белем бирү белән бергә аларны тормышка да әзерли.

Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
«Мәктәбем» дип әйткән чакта
Күңел укытучым дип эндәшә.


Укытучы булу җиңел түгел. Балаларны чын кеше итеп формалаштыруда беренче эзләрне, ата-анадан кала, укытучы сала. Ул белем бирү белән бергә аларны тормышка да әзерли. Баланың белемле, тәрбияле, ата-анага мәрхәмәтле, хезмәт яратучан булып үсүендә укытучының өлеше зур.

Тыйнак, гадел, укучының эчке  дөньясын аңлый алган укытучы бала тормышында тирән эз калдыра. Менә шундый укытучыларның берсе – Балтачтан Фазлыева Вәсилә Гобәевна (рәсемдә сулда). Аның кебек дан казанган укытучы югарылыгына менү өчен бер мизгел генә түгел, тулы бер гомер кичерергә кирәк. Вәсилә апа турында мөгаллимлеге “йөзенә чыккан» дип әйтәләр. Мәктәптә балалар арасында  гына түгел, урамда, җәмәгать урыннарында, өендә дә ул үз мәртәбәсен саклап кала белә. Җыйнак килеш-кыяфәт, җитди, әмма мөлаем йөз, әйткән фикеренең дөреслегенә инандырып сөйләү, бераз гына таләпчән тавыш хас аңарга. Ул мәктәптә озак еллар татар теле Һәм әдәбияты дәресләрен укытты.Йөрәгендәге бар җылысын, бөтен белгәнен балаларга җиткерергә омтылып эшләде. Укучылар күңелендә матур хыяллар уятучы,туган телебезнең кадерле булуын аңлатучы иде ул!

Үз фәненә, үз хезмәтенә карата мәхәббәт тәрбияли алган мөгаллимә ул Вәсилә апа. Ул тәрбияләгән шәкертләре арасында аның юлын сайлаган дистәләгән алмашчысы бар. Алар республикабызның төрле районнарында хезмәт куялар.Бүгенгедәй күз алдымда Вәсилә апаның бөртекләп туплаган бай иҗат лабораториясе. Ул алар белән, үз тәҗрибәсе белән, республика укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләде. Балтач урта мәктәбенең профсоюз оешмасы белән дә идарә итте, сыйныф җитәкчесе дигән авыр йөкне тартып бару аның җилкәсендә иде. Райондашларыбызның тирән хөрмәтен казанган Рамил Фәйзрахмановичның гомер юлдашы, ныклы гаилә терәге дә булды ул. Аларның тату гаиләсендә тәрбияләнгән балалары да үзләре кебек югары белемле, зыялы, хөрмәткә лаек шәхесләр булдылар.

Вәсилә апа кайнана-кайнатасының төп терәге булды.Ул аларны хөрмәтләп,тәрбияләп соңгы юлга озатучы да. Хәзер инде оныклар да үсеп җитте, оныкчыклар белән юана, мәш килә.

Остазым бер дә вакытны бушка уздырмый. «Кайтаваз» радиосында дини тапшырулар алып баруда ярдәм итә, үз эшен җиренә җиткереп, тирән эчтәлекле, файдалы итеп оештыра. Дини мәҗлесләрдә вәгазьләр сөйли, Коръән сүрәләре укый. Кешеләр күңеленә игелек орлыклары чәчә. Хөрмәтле укытучыбыз хаҗия дә әле. Дин юлында кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә дә бәрәкәт булып кайтсын.

Гөлнур ЙОСЫПОВА,
Иске Салавыч авылы.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы