Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хәтердә сез, кыңгыраулы мәктәп еллары! (ахыры)

50 еллык чыгарылышның укытучылары Гибадуллин Рөстәм абый әле бүген дә үз укучыларына яшьтәш кебек тоела. Ничә ел балалар белән эшләү аны олыгайтмаган.

Наҗия апа да һәр чыгарылыш турында үзенең матур истәлекләре белән уртаклашты. 20 ел элек чыгарылган бу классының һәр укучысының тормышы, гаиләсе, балалары турында хәбәрдар икән ул. Һәммәсе белән таныштырып чыкты. Һәрберсенең мактаулы хезмәте турында да сөйләде. Аның шулкадәр зәвык белән киенүе, чәчләрен килешле итеп йөртүе безгә бик тә ошый иде. Язуы, сөйләме, җырлавы һәркем өчен үрнәк булды. Без дә аңа үз рәхмәтләребезне әйттек.. Шундый матур истәлекләр белән тулы бу язмам да аның хезмәт җимеше. (чөнки үз фикереңне күңелгә үтешле итеп әйтә белергә ул өйрәтте.)

50 еллык чыгарылышның укытучылары Гибадуллин Рөстәм абый әле бүген дә үз укучыларына яшьтәш кебек тоела. Ничә ел балалар белән эшләү аны олыгайтмаган. Әле дә Казанда мәктәп директоры булып эшли икән. Бу чыгарылыш укучылары

Садыйкова Хәдичә апа, Абдуллина Фәүзия апа, Шакирова Фәридә апа, Закирзянов Сафуан абыйлар үзенчәлекле истәлекләрен сөйләделәр. Ерак юлларны якын итеп кайтучы Сафуан абый: “600 километр ара үтеп, сабакташларым белән очрашуга Перьмнән кайттым мин “, диде. Ул да хезмәткә өйрәнеп үскәнлеген мисаллар белән дәлилләде. Басуны ашлау өчен көл җыюлары, бәрәңге басуында, ындыр табагында эшләүләре, печән җыюлары турында сөйләде. Укытучылардан Аубакиров Камилнең, Зәйнуллин Әмирнең чыгышлары да кабатланмас хатирәләрне яңартты. 10 ел элек чыгарылыш ясаган Гарипова Гадилә дә: “ Класс җитәкчесе булганда балаларга ягымлылык та, таләпчәнлек тә кирәк шул. Ата –аналар белән дә уртак тел табып, тату эшләдек. Бик акыллы класс булып, һәрберсе үз урыннарын таптылар. Укучыларым белән бик горурланам, “- диде. 9нчы класс укучылары үзләренең матур җыр, биюләре белән очрашу бәйрәмен тагын да җанландырдылар.

Кайларда гына укып, белем алсак та, безгә белем биргән кадерле мәктәбебезне, кадерле укытучыларыбызны иң югары баскычка куябыз. Чәчләренә чал кереп, моңсу да, бер үк вакытта сөенечле елмаю белән дә безнең каршыда утыралар икән, без моның белән дә бик бәхетле. Чөнки безгә белем биргән күп укытучыларыбыз юк инде хәзер. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Шакиров Фатыйх абый, Абдуллин Фәрт абый, Сафиуллина Тәэминә апа, Абдуллина Асия апа, Рамазанова Әминә апа, Рахматуллина Флера апаларның, безнең арабыздан бик иртә китеп барган Макамбаева Раиләнең якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Күңелдә әйтәсе килгән хисләребез, рәхмәтләребез дә калгандыр. Исән сау булганнарына, ходай бәхетле картлык, тыныч тормыш, сәламәтлек бирсен.

Менә шушындый изге күңелле укытучылар укытканга күрә, үзебез дә нечкә күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән булып үскәнбез. Безнең чор балалары турында тагын шуны әйтергә була. Октябрят, пионер, комсомол булуның җаваплылыгын, горурлыгын тоеп яшәү бәхете дә тигән безгә. Хезмәт сөеп, тапкан акчаның кадерен белеп, бәрәкәтен күрергә, өлкән буынга хөрмәт белән карарга, туганлык җепләрен өзмичә сакларга өйрәнгән үрнәк буын без дип әйтергә тулы хокукыбыз бар.

Тантаналы бу кичәне оештыручылар һәръяклап уйланылган программа төзегәннәр. Алып баручылар мәктәбебез укытучылары Зәйнуллин Әмиргә, Зәйнуллина Люциягә, Гибадуллина Айгөлгә, Закирова Гүзәлиягә, классташыбыз Назипова Рәсиләгә, бәйрәмне әзерләүдә катнашкан һәркемгә килгән барлык кунаклар исеменнән рәхмәт әйтәбез. Ә рәхмәтнең иң олысы - бу очрашуларны оештырган өчен һәм беренчеләрдән булып традициягә кертеп җибәргән өчен классташым, мәктәп директоры Котдусов Гамилгә. Сосна мәктәбе шулай гөрләп торсын, киләчәктә дә куанычлы очрашулар насыйп булсын!

Язманың башы биредә: Хәтердә сез, кыңгыраулы мәктәп еллары!

Никитина (Нотфуллина) Гөлфәния Тәлгать кызы

Яр Чаллы шәһәре,

Балтач районы. Сосна авылында туып үскән.

 

Фото: Булат Сәйфетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу