Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф министрлыгы 2018-2019 уку елына мәктәп каникуллары көннәрен билгеләде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2018-2019 уку елында көзге, кышкы, язгы мәктәп каникуллары көннәрен тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Төрле уку йортында көзге каникул төрле вакытта була. Сәбәбе – һәр мәктәптә кабул ителгән укыту вакыты булу”, - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Министрлык тәкъдиме нигезендә, көзге каникуллар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә (җиде көн), кышкысы – 26 декабрьдән 2019 елның 8 гыйннварына (14 көн), язгы каникул 2019 елның 23 - 31 март көннәрендә (тугыз көн) булырга тиеш.

Моннан тыш, беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул 11 февральдән 17 февральгә кадәр (җиде көн) була.

“Җәйге каникул башлану вакыты уку йортының еллык уку календаре графигы нигезендә билгеләнә. Уку йорты министрлык тәкъдиме нигезендә яки башка срокларны билгеләүне укыту программасын раслаганда кабул итә”, - дип күрсәтелгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каникуллар